• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18
Телефон: +7(855)-927-33-34
E-Mail: Rushaniya.Hasanova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Хасанова Раушания Миннахматовна
Год основания учреждения: 1955
У нас учатся: 1868
У нас учат: 68

Все новости ЦДТ

24 апрель көнне Азнакай “Мәгариф” музеенда Ленинград блокадасында булган Усманова Рима Хатип кызы белән очрашу-дәресе булып узды

Опубликовано: 29.04.2014

24 апрель көнне Азнакай “Мәгариф” музеенда  Ленинград блокадасында булган Усманова Рима Хатип кызы белән очрашу-дәресе булып узды. Ул икмәк кадере һәм аның үткән юлы,  бигрәк тә сугыш икмәгенә багышланган иде.

            Рима апаның әти-әниләре дә  укытучылар булалар. 1939 елны Хатип абыйны семьясы белән фин сугышы башлангач Финляндиягә вербовать итәләр. Кайтырга чыккач та сугыш башлана, Хатип абыйны сугышка алалар. Сугыш башланганда Рима апага нибары 3 кенә яшь булса да Ленинград блокадасы көннәренең дәһшәтле сүрәте сабый күңелендә кино сүрәтләре кебек тирән эз калдырган. Ул,  күз яшьләре белән, талонга бирелгән 125 г ипи кыерчыгын, әнисе Гаян апаның ачлыктан, суыктан каткан балаларының (апасы Ләлә, абыйсы Вильнең) авызларын чәнечке очы  белән каерып башта су, ананан гына ипи кыерчыгын каптырганын ачынып сөйләде. Шулай ук ипи сыныкларын ничек урлап алып китүләрен, салкын дачаларда торуларын, үзенең берничә тапкыр югалуларын, кайтырга рөхсәт язуы булгач та  ничек, нинди газаплар белән туган илгә кайтуларын сөйләп укучыларны да таң калдырды. ”Сугышны нәрсә икәнен аңламасак та,бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт кичердек. Иң куркынычы бомбалар шартлавы түгел, ачлык иде. Халык тере мәетләр өстеннән йөрде, ачлыктан шешенеп йөри алмас хәлгә килдек, сеңлем үлде. Аны әнием балта белән чокыр казып елый –елый урманга күмеп кайтты. Март аенда без дә “тормыш юлы”буенча эвакуацияләндек. Көннәр җылы булу сәбәпле,боз тотрыксыз, безнең машина артыннан килүче машиналарның боз сатына китүләрен күрдек. Тынычлыкның, әти-әниләрегезнең, икмәкнең кадерен белеп үсегез!”-диде ул. Сугыштан исән кайткан әтисе укытучылык эшен дәвам итә. Рима апа үзе тормышка чыгып, иптәше белән 3бала тәрбияләп үстерәләр.  42 ел чәчтарашта хезмәт куя. “Хезмәттәге уңышлары өчен “, “Хезмәт ветеран” медальләре белән бүләкләнә. Рәсеме “Почет тактасыннан төшми.Укучылар да  икмәкнең -тормыш мәгънәсе, яшәү чыганагы, мәнгелек икәнлегенә янә төшенделәр, ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткереп, чәчәкләр бүләк иттеләр. Аннан соң музейның мөдире Гарипова Т.М. мәгариф музей экспозицияләре, экспонатлары белән дә якыннан таныштырды, укучылар мәгариф маяклары белән дә кызыксындылар, сорулар бирделәр, истәлек фотоларына төштеләр, туристлар һәи туган төбәк бүлеге мөдире Галиева С.С. язманы музей архивына видео тасмага язып алды. Музейда булган очрашу балаларда зур тәэсир калдырды.



К списку новостей