Муниципальная бюджетная организация дополнительного образования "Центр детского творчества города Азнакаево"
Визитная карточка
| Адрес: | 423330, Республика Татарстан город Азнакаево, ул. Ленина, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-927-33-34 |
| E-Mail: | Rushaniya.Hasanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОДО "ЦДТ г. Азнакаево" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Хасанова Раушания Миннахматовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 1868 |
| У нас учат: | 68 |
Все новости ЦДТ
Истә, һаман да истә...
Опубликовано: 14.05.2013
Безнең туган төбәгебез Азнакай ягы татар әдәбиятына бик күп танылган әдипләр биргән як. Туган туфрагыбызда туып , горур Чатыр-тау кочагында үсеп аның гади , тырыш, намуслы халкы арасында үскән якташларыбыз Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Әнәс Исхаков, Рөстәм Закуанов, Илдус Гыйлаҗев һ.б кебек бүген дә иҗат итүче язучылар белән чын күңелдән горурланабыз.
Ә менә без, туган төбәкне сөючеләр, үзебезнең гамәл-адымнарыбыз белән үткәннәрне барлап, аларның тормыш тәҗрибәсен үрнәк итеп яшәргә тиешбез.
Әдәбият тарихына кереп калган олпат язучы якташыбыз Гариф Галиев Закир улына да илһам биргән Урманай авылы. Аның тууына 110 еллыгына багышланган кичә туган авылы Урманай мәктәбендә 14 майда булды. Бу кичәгә районыбыздан язучы иҗатына битараф булмаган бик күп кунаклар кабул итте. Әлбәттә инде без, Балалар иҗаты үзәгенең яшь туристлар һәм туган төбәкне өйрәнүчеләре коллективы, мәктәп музей җитәкчеләре дә читтә калмады. Авыл урамы, китапханә дә аның исемен йөртә. 2000 елдан мәктәпләрендә Гариф Галиев музее ачылган. Аңа 2007 елда ТР “Мәктәп музее” дигән статус бирелгән. Әлбәттә инде бу эшне башлап җибәрүдә мәктәп директоры Гөлшат Әсгать кызы күп хезмәт куйган. 2008 нче елдан бу эшне мәктәпнең директор урынбасары, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ихсанова Эльвира Таһир кызы бүген дә бик теләп һәм илһамланып, хезмәтенә-иҗатына дан җырлауны дәвам итә. Аның да төп максаты Гариф Галиевның иҗатын киң җәмагәтчелеккә тарату, балалар күңелендә үз шәхесләренә мәхәббәт тәрбияләү. Укучылары да бик тәэсирләнеп,язучының матур һәм мәгънәле тормыш юлын презентацияләр, аңа багышланган фильм күрсәтеп тулылындыра бардылар. Аның басылып чыккан 43 китабына тупланган хикәя һәм очеркларына язучының иҗади активлыгын тамашачы-кунакларга бик ачык күзалдына китерделәр. Гариф Галиев- прозаик та. Китапларында дөнья күргән 212 хикәясе моны раслый.Алардагы төп тема- авыл, анда булган вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне һәм бүгенгесе.Аның әле бер пәрдәлек унлап хикәясе дә бар.”Хаттан башланды” комедиясе рус , хәтта 1956 елда Дрезденда немец телендә дөнья күргән. Ләкин, иң мөһиме, Гариф ага –чын мәгънәсендә, кече күңелле, инсафлы зат, олыгайгач та балалар язучысы булып калган.Әдипнең “Аю агачлар белән сөйләшә” китабы ТРның милли китапханәсе, Татарстан мәтбугаты, телерадиотапшырулар һәм массакүләм Коммуникация чаралары Министрлыгы белән берлектә уздырган “Ел китабы-98” конкурсында балалар өчен чыгарылган китаплар арасында 2 урынны алган. Азнакай шәһәре социаль эшләр буенча муниципаль башкарма комитеты урынбасары Гиляҗев Дамир Рашат улы, Үзәкләштерелгән китапханәчеләр системасының элекке директоры Гөлфирә Идиат кызы,Урманай авылы китапханәсе мөдире Галиева Сиринә Хамат кызы, район “Маяк”газетасы хезмәткәре, язучы Шарипова Резеда Сәрвәр кызы, авыл башлыгы җитәкчесе Айдар Ильдар улы , Балалар иҗаты үзәгенең мәгариф музей җитәкчесе Гарипова Тәкъсимә Миннеяр кызы һәрберсе үз чыгышларында Гариф аганың тормышы һәм әсәрләре безнең барыбызга да өлге- үрнәк булып торуын, балаларга язучының васыятьләренә, киңәшләрен истә тотарга, туган як җырчысы белән горурланырга өндәделәр. “Жир йөзендә берәү дә мәңгелек түгел, тик үзеңнән соң нинди эшләреңне, нинди изгелекләреңне искә алып сөйләрләр-әнә шуны кече яшьтән уйлый башларга һәм гомерең буена-мәктәптә укыганда да, теләсә нинди эштә эшләгәндә дә,кешеләр белән аралашканда да-һәрдаим инсафлы, әдәпле, игелекле булырга кирәклеген җиткерделәр” . Эшлекле сөйләшү Гариф Галиев исемен йөртүче мәктәп музеенда дәвам итте.Фикерләр алышу , аның үз кулы белән язылган кулъязмаларына, шәхси документларына карата эчкерсез сөйләшүне Эльвира Таһир кызы һәм аның яшь экскурсоводлары дәвам итте.
Әдипнең исеме әдәби мирасында, авылдашлары күңелендә саклана, балалар аның иҗатын мәктәп музеенда өйрәнәләр һәм хөрмәт итәләр.
Ә безгә, аның якташларына, киңәшләрен тотасы, васыятен үтисе генә кала.
К списку новостей






