Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Средняя общеобразовательная школа с.Тумутук" - «Начальная общеобразовательная школа села Большой Сухояш» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (реорганизация с 14.11.2025 г.)
Визитная карточка
| Адрес: | 423325, Республика Татарстан, Азнакаевский район,с. Большой Сухояш, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-923-46-21 |
| E-Mail: | SBsuk.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "НОШ с.Большой Сухояш" |
| Руководитель: | Сабирова Лилия Камиловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 4 учащихся, детский сад 5 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Средняя общеобразовательная школа с.Тумутук" - «Начальная общеобразовательная школа села Большой Сухояш» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан (реорганизация с 14.11.2025 г.) - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Әдәби кичә 11.04.2016

Бүген мәктәптә Г.Тукай иҗатына багышланган “Күңелләрдә яши яшь Тукай” иемле әдәби кичә булды.Укучылар тагын бер тапкыр Тукай йөргән эзләрдән “йөрделәр”,әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Атналыкка йомгак ясалды.
-
Физика атналыгы. 10.04.2016

№ п/п
Үткәреләчәк мероприятиеләр, чаралар
Вакыты
Җаваплы
1.
Атналыкны ачу, план белән таныштыру.
11.04.2016
Закиева Р.Р.
2.
Тематик көн “Иҗат көне” “Космос-могҗизалар дөньясы” темасына рәсемнәр ясау, газеталар чыгару.
11.04.2016
Гараева Р.Ф.
Класс җитәкчеләре.
3.
“12 апрель-Ю.А.Гагаринның космоска очуына 55 ел” Викторина (7-8 класслар)
12.04.2016
Закиева Р.Р.
4.
Тематик көн “Фән белгече көне” Интеллектуаль уен “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр”.
13.04.2016
Закиева Р.Р.
5.
Китап күргәзмәсе оештыру.
Атналык дәвамында
китапханәче
6.
Тематик көн “Планета буйлап сәяхәт.” Башлангыч класс укытучылары белән берлектә дәрестән тыш чара “Без табигать балалары”.
14.04.2016
Башлангыч класс укытучылары
Закиева Р.Р.
7.
Класс сәгатьләре “Ю.А.Гагаринның космоска очуына 55 ел”
15.04.2016
Класс җитәкчеләре
8.
Атналыкны ябу. Актив укучыларны билгеләп үтү.
16.04.2016
Закиева Р.Р.
Төзеде:
физика укытучысы Закиева Р.Р.
-
“...Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!” Габдулла Тукай 07.04.2016

Сәламәтлек-Кеше өчен иң кадерле һәм иң кыйммәтле яшәү факторы. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк. Кеше сәламәт булып калсын өчен нәрсәләр эшләргә тиеш?
- Дөрес тукланырга.
- Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга.
- Көндәлек режимны үтәргә.
- Яхшы итеп ял итәргә.
- Чиста, пөхтә булырга.
- Спорт белән даими шөгыльләнергә.
- Һәр көнне иртән физик күнегүләр ясарга.
- Тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, гомумән, начар гадәтләрне булдырмаска.
- Стрессларга бик бирелмәскә, аннан котылу чараларын белергә.Спорт белән шөгыльләнүне пропогандалауны 5-6 сыйныфлар арасында баскетбол ярышы белән дәвам иттеләр. Бу ярышта 6 сыйныфлар көчлерәк булды.
-
Сәламәт яшәргә ГТО өйрәтәчәк 07.04.2016

Халыкны спортка, актив ялга җәлеп итү турындагы көнүзәк мәсьәлә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан күтәрелде. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру кире кайтарылды. Нәтиҗәдә, ГТО нормаларын тапшыру янә күркәм гадәткә әверелеп килә.
ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60ка кадәрге бар кеше тапшырырга тиеш. Өч кыенлык дәрәҗәсе билгеләнгән – нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк. Югары нәтиҗәләргә ирешү абруйлы да, отышлы да. Әйтик, быелдан югары уку йортына укырга алганда ГТО нормаларына да игътибар итәчәкләр.
Спорт белән шөгыльләнү кешене матур итә, көчле итә. Андый кешеләр көчле рухлы була. Авырлыклар каршында каушап калмый. Максатына ирешә. Ә куелган максатка ирешү өчен, һәр көнне билгеле бер күләмдә физик күнегүләр башкарырга кирәк. Менә шунда гына хезмәтнең нәтиҗәсен күрәсең. Ә сәламәт яшәргә безне ГТО өйрәтәчәк.
Бүгенге күркәм спорт бәйрәмен 7,8,9 класслар арасында волейбол ярышы дәвам итте. Бу ярышта 7,8 класслар командасы җиңүче булды. Барыгызны да спорт бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәт булыйк!
-
Всероссийская акция: «Мы готовы к ГТО» 07.04.2016

Сегодня учителя организовали разъяснительную работу среди обучающихся и родительской общественности о нормативах Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО), довели информацию о центрах и местах тестирования, организовали мероприятия, направленные на пропаганду Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне» (ГТО).
-
Г.Тукай иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” 06.04.2016

Бүген мәктәптә 5-7нче класс укучылары арасында Г.Тукай иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйттеләр,викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Класс сәгате : «Шагыйрьләр солтаны Габдулла Тукай» 05.04.2016

Бүген 1, 3 классларда Габдулла Тукайга багышланган «Шагыйрьләр солтаны Габдулла Тукай» дигән класс сәгате үтте. Р.З. Гибадуллина балаларны Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштырды.
-
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы игълан ителде. 04.04.2016

Габдулла Тукай иҗатына багышлап, китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Г.Мияссарова белән укучылар Тукай иҗаты буенча бирелгән кроссвордка җаваплар эзләделәр, викторина сорауларына җавплар бирделәр.
-
Акция “Мин татарча сөйләшәм “ 02.04.2016

-
Активные вожатые на переменах. 31.03.2016

Баланың рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүе һәрбер ата-анага һәм укытучы өчен мөһим. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Шунлыктан без төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, дәрес вакытында динамик паузалар ясауга, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышабыз.











