Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ,Азнакаевский муниципальный район, п.г.т. Актюбинский ул. Лесная, д. 22А |
| Телефон: | +7(855)-923-01-47 |
| E-Mail: | S3akt.azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №3 пгт. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галеева Аделя Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 178 учащихся / 178 укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №3 поселка городского типа Актюбинский" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе - новости
Страницы: << ( 731 ) 732 733 734 735 736 737 738 739 740 >>
-
Сабан туе күңелле булды. 19.05.2014

Бүген безнең мәктәптә укучылар өчен татар халкының милли бәйрәме- Сабан туе булып узды.Татар халкының милли уеннары,җыр-бию,уен-көлке белән аралашып бәйрәм бик күңелле узды.Һәрбер укучы бәйрәмдә актив катнашты һәм бик күп бүләкләр алды. Бәйрәм барыбызга да ошады.
-
Конференциядә катнашу 17.05.2014

Бүген ,17 нче май көнне, Сарман районы Җәлил бистәсендә филология фәннәре докторы,профессор Хатыйп Миңнегуловның 75 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимҗанова Лениза Фәнис кызы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.Әфәрин!
-
XVIII Республиканский конкурс "Юный программист" 17.05.2014

С 12 по 17 мая в компьютерном лагере "Байтик" состоялся очный этап конкурса "Юный программист". Гарипова Алина ученица 8 класса стала победителем заочного этапа и была приглашена на очный тур. На конкурсе она с честью защитили свой проект "Необузданная энергия" ПОЗДРАВЛЯЕМ!
-
Китапханәдә "Ачык ишекләр" көне 16.05.2014

Беренче сыйныф укучылары бистә китапханәсендә "Ачык ишекләр" көне чарасында катнаштылар. Китапханәче Роза Абрамникова укучыларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Сөрән сугу
16.05.2014
Бүген безнең мәктәп укучылары 19 нчы май көнне узачак сабантуй бәйрәменә хәзерлек йөзеннән сөрән сугу уздырдылар.
-
"Музейлар төне" 14.05.2014

Бөтен доньяда үтә торган “Музейлар төне”нә багышлап безнең районда 15 нче май көнне мероприятия үтә. Шушы форсаттан безнең мәктәп НГДУ Актүбә нефть тарихына багышлап күргәзмә әзерләде. Бик күп кул хезмәте куйдылар: Шакирова С.В., Галявова Ф.Н. һәм шулай ук бик күп укытучылар катнашты. 15 нче май көнне кич 16.00 – 22.00 хәтле Азнакай шәхәренең ЦДТ залында безнең күргәзмәне күрә аласыз.
-
Китапханәдә "Ачык ишекләр" көне
12.05.2014
I сыйныф укучылары бистә китапханәсендә үткәрелгән "Ачык ишекләр" көнендә катнаштылар. Укучылар бистә китапханәсендә уку залында татар һәм рус телләрендә өйрәнгән шигырьләрен укыдылар, кызыклы китаплар белән таныштылар.
-
"Терроризмга - юк" 12.05.2014

Бүген, 12 май көнне мәктәбебездә "Терроризмга - юк"! дигән исем астында класс сәгатье үтте.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары да актив катнашты. Сөйләшү вакытында күп сораулар биреп, үзләренең белемнәрен ныгыттылар.
-
Янгын сүндерүчеләр белән очрашу. 12.05.2014

Балаларны саклау көненә багышлап, безнең мәктәпкә янгын сүндерүчеләр белән очрашу булып үтте.
-
Бөек Җиңүгә 69 ел. 08.05.2014

Бүген, 8 нче май көнне бистәбездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Безнең укучы кызларыбыз җырлы маршировка конкурсында3 нче урынны алдылар. Укучылар митингка сугышта катнашкан әби-бабаларының һәм туганнарының портретларын тотып горур стена булып басып тордылар.














