Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Бүген мәктәптә беренче гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта гриппны профилактикалау чаралары буенча Әтнә районы үзәк больницасы балалар табибы Төхвәтуллина Диләрә Ринатовна чыгыш ясады. Шулай ук яңа уку елына бурычлар, планнар турында да сөйләшенде. Гомуми өлешеннән соң җыелышлар сыйныфларда дәвам итте. 14.09.2018

-
Китапханәче Нәзирә апалары укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырды. 14.09.2018

-
Башлангыч сыйныф укучылар Казан дәүләт курчак театры тәкъдим иткән “Кәҗә белән Сарык” әкиятен карап кайттылар. Бу очрашуны оештырган “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Илдар улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. 13.09.2018

-
Көзге кросс!!! Иң җитез йөгерешчеләрне билгеләдек. 12.09.2018

-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында тәрбия сәгатьләре узды. Укучылар фикер алыштылар, тыныч тормышны яклап чыгышлар ясадылар. 11.09.2018

-
Татарстанда 2018 ел Л.Толстой елы булып игълан ителү уңаеннан сыйныфларда “Л.Толстой дәресләре” узды. 10.09.2018

-
Татар теленнән “Зирәк тиен” конкурс-уенының нәтиҗәләре билгеле булды. 3 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Гөлшат һәм 4 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә җиңүчеләр булды. Алар компьютер мышкасы һәм диплом белән бүләкләнде. Катнашучы укучыларга сертификатлар тапшырылды. 08.09.2018

-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация буенча тренировка уздырылды. 06.09.2018

-
Белем бәйрәме. Мәктәпне укучылар да, укытучылар да сагынган. Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм мәктәпкә беренче тапкыр аяк басучы беренчеләрне котларга Ташчишмә авылы мәчете имам-хатибы Фәрит хәзрәт, “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Илдар улы, Әтнә районы башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Рәшит улы, Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Тәлгать улы да килгән иде. Алар балаларга изге теләкләрен һәм бүләкләрен тапшырды. 01.09.2018

-
Сыйныфларда “Тынычлык дәресләре” үтте. 01.09.2018
















