Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
"Әкият" лагере-5 көн. Татарстан пионериясе көне. 05.06.2015

Татарстан пионериясенә-92 ел тулу уңаеннан пионер атрибутлары, символлары, тарихы искә төшерелде, җырлар, уеннар өйрәнелде. "Яралы балачак" китабына презентация үткәрелде. Китапка кертелгән авылдашыбыз Камилә апа Мөхәммәтҗанованың "Йөрәкләр сыкрады" мәкаләсе белән таныштык.
-
"Әкият" лагере-4 көн. Кече елгаларны, инешләрне саклау көне. 04.06.2015

"2015 ел - Татарстанда Парклар һәм скверлар елы " уңаеннан викторина үткәргәннән соң, ял итүчеләр Ашыт елгасы буена экскурсиягә кузгалдылар. Балык тотып, туризм серләрен ачыклап, рәхәтләнеп ял иттеләр.Хезмәт лагеренда йөрүчеләр мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүләрен дәвам итәләр.
-
Рус теленнән ОГЭ 03.06.2015

Бүген 9 класс укучылары рус теленнән ОГЭ тапшырдылар.
-
"Әкият" лагере-3 көн. Яшь детективлар көне. 03.06.2015

Сәламәтлек минуты "Тешләрегезне саклагыз" темасына багышланды.Хәзинә эзләү, детектив фильм карау балаларга бик ошады. Шашка ярышы үткәрелде.Кул эшләре түгәрәгендә дә теләп шөгыльләнделәр.
-
"Әкият" лагере-2 көн. Лагерьны ачу. 02.06.2015

Иртәнге зарядкадан соң лагерьны ачу тантанасы үткәрелде. Балалар отряд почмаклары ясадылар, "Исәнме, лагерь!" дискотекасында рәхәтләнеп биеделәр.
-
"Әкият" лагере-1көн. Балаларны яклау көне 01.06.2015

Бүген, Күшәр төп белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Әкият" лагере үзенең эшен башлап җибәрде.Ял һәм сәламәтләндерү лагерена 24 бала, хезмәт лагерена 5 бала йөри. Балаларга күңелле, имин яллар теләп калабыз.
-
Дуслык учагы – 2015! 30.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Дуслык учагы-2015" фестивалендә үткәрелгән ярышларда мәктәбебез командасы "Салют, Победа" отчет-презентация" номинациясендә 3 нче урын яулады. Котлыйбыз аларны!
-
Табигать кочагында 28.05.2015

Укучыларыбыз елдагыча уку елы ахырында табигатькә кунакка чыга. Бүген дә 5 нче сыйныфлар бу матур традицияне бозмыйча, көннәрен күңелле үткәреп кайттылар.
-
Күшәр авылы буйлап 27.05.2015

Бүген без, башлангыч сыйныф укучылары, Күшәр авылы хезмәтчәннәре белән очраштык.Авыл хуҗалыгы объектларында булдык. Чын мәгънәсендә авылыбыз белән горурландык.
-
Математикадан ОГЭ 27.05.2015

Бүген 9 класс укучылары математикадан ОГЭ бирделәр. Аларга җиңел чишелешле биремнәр теләп калыйк!













