Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, РТ, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | Skun.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 101, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139
-
"Бибинур" фильмын карау
01.03.2012
Февраль аенда, мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары "Бибинур" фильмын карадылар. "Бибинур" фильмы 2010 елда VI халыкара мөселман киносы фестивалендә иң яхшы фильм булып танылды. Кызганычка каршы, фильмда төп рольдә уйнаучы Фирдәвес Әхтәмова 21 февраль көнне вафат булды.
-
"Компьютер технологияләрен иң күп белүче" конкурсы
29.02.2012
Башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Фәридә Харис кызы район күләмендә үткәрелгән "Компьютер технологияләрен иң күп белүче" конкурсында уңышлы гына чыгыш ясап кайтты
-
Рәсем конкурсы
27.02.2012
Парламент дәресе кысаларында уздырылган рәсем конкурсында 4 класс укучысы Галиева Гөлназ район күләмендә 2 урын; "Плакат-рәсем" конкурсында 6 класс укучысы Маханова Равилә 3 урын; стенгазета конкурсында 8 класс укучылары 1 урын; эссе номинациясендә 10 класс укучысы Гатиятуллина Илүзә 2 урын алды. Укучыларга грамоталар тапшырдылар.
-
"Йолдызлык-2012" конкурсы
25.02.2012
6 нчы сыйныф укучысы Саммасов Раил, эстрада фестиваленең район турында "Конферанс" номинациясендә урта төркемдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Раилгә киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез.
-
Ш. Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция
22.02.2012
21.02.2012 көнне Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган Ш. Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә Галиева Сөмбел, Сибгат Хәким - үзе бер тау, шигъриятнең зур тавы секциясендә уңышлы чыгыш ясап III урын алып кайтты.
-
Әй, мөкатдәс Тукай теле
21.02.2012
21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган "Әй, мөкатдәс Тукай теле" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Кичәне китапханәче Шакирова Рәмлә оештырды.
-
Патриотик айлык кысаларында үткәрелгән чаралар 21.02.2012

Мәктәбебездә февраль аенда, Патриотик айлык кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:
1. Бөек Ватан сугышында һәм Армия сафларында булучылар белән очрашу
2. Фотокүргәзмәләр: "Замана солдаты", "Минем гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы"
3. Рәсем конкурсы "Ватанны саклаучы, дигән һөнәр бар"
4. Кышкы уен төрләре буенча спорт ярышлары
5. Сугыш чоры җырларына конкурс
6. "Аҗаган" уены оештыру.
-
Конкурс "Урок - Универсиада" 21.02.2012

Физкультура укытучысы Сибагатуллин Рафил "Урок-Универсиады" конкурсында катнашып, "Стартуй, Универсиада! уены үткәреп видеоролик һәм эшкәртмәләрен республика турына җибәрде.
-
Татар теленнән олимпиада
20.02.2012
20.02.2012 көнне мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Габдрахманова Илүзә, Гатиятуллина Илүзә, Исламгалиева Зәринә һәм Валиуллина Алсу укытучылары Җәләлиева Рәзинә белән КФУ тарафыннан үткәрелгән татар теленнән 2 тур олимппиадада катнашып кайттылар.
-
Социаль белем бирү (Арча филиалы) педагоглары белән очрашу 20.02.2012

20.02.2012 көнне мәктәбебездә, Социаль белем бирү (Арча филиалы) педагоглары белән очрашу үткәрелде. Алар түбәндәге белгечлекләр буенча чыгышлар ясадылар:
1. Право и организация социального обеспечения
2. Экономика и бухалтерский учет
3. Банковское дело
4. Коммерция
5. Программирование в компьютерных системах.










