Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Новости МБОУ "Кубянская СОШ"
Яңа Ел бәйрәмнәре гөрләде
Опубликовано: 26.12.2025Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары һәм 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен Яңа Ел бәйрәмнәре гөрләде. Укуда, спорт һәм сәнгать өлкәсендә мактаулы күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбызны директор билгеләп үтте, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Укучыларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызына өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бергәләп җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Мәктәп театры берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз махсус Яңа Ел бәйрәме өчен өйрәнгән якташ шагыйрәбез Г.Батталованың "Яңа Ел җыры" спектаклен тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Яңа Ел тамашаларын уздырганда кулланылган костюмнарны әзерләүдә ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Яңа Еллар котлы булсын! Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, бар эшебездә дә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! Бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел булыйк!
К списку новостей











