Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"КИТ 2012" 19.03.2012

Мәктәпкүләм линейкада "КИТ 2012" конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларга сертификат һәм компакт-дисклар бирелде. Сафин И, Хәбибуллин А., Фазылҗанова Г. дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз.
-
Аҗаган 2012 18.03.2012

18 нче март көнне Күәм урта мәктәбендә традицион уен - "Аҗаган-2012" булып узды. 4,5,6,7,8 сыйныф укучылары бик теләп бу уенда катнаштылар.
-
Башлангыч сыйныфларның республика семинары 14.03.2012

14 нче март көнне башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Башлангыч сыйныфларда дәресләрне яңа стандарт таләпләренә яраклаштырып укыту" темасына республика семинары булып үтте. Семинарда Сәгъдиева Илсөя Тәлгатовна, Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм район башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
-
"Шәфкатьле бала" акциясе 10.03.2012

Яз башыннан мәктәптә сыерчык оялары ясау конкурсы турында игълан ителде.Чара 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. "Шәфкатьле бала" конкурсында катнашкан барлык сыерчык ясаучы балаларга аларның ата-аналарына рәхмәт белдерәбез.
-
"Ягез әле, кызлар"
07.03.2012
Күәм урта мәктәбендә 6-11 сыйныф кызлары командалары арасында конкурс бәйге үткәрелде. Бәйрәм программасында сораулар, уеннар, җыр-бию, мода коллекцияләре белән чиратлашып алып барылды. Чара бик күңелле узды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2012
3 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда "Тамчы" интеллектуаль уен-бәйге уздырды. Сораулар: универсиада, сәламәтлек, мәктәп тормышы,кызыклы грамматика буенча бирелде.Концерт номерлары һәм бәйрәм котлаулары яңгырады. Өлкәннәргә педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде.Соңыннан әти-әниләр барлык эшләгән эшләре буенча сыйныф турында презентация карадылар.Бәйгедә дуслык җиңде.
-
"Йолдызлык - 2012" конкурсы 25.02.2012

Ел да уздырылып килгән "Йолдызлык" конкурсында мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә "Иң матур җыр", 5 сыйныф укучысы Абдуллина Энҗе "Әтнәм минем", 6 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә "Ага чишмә" җырлары белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Йолдызлык - 2012" конкурсы 25.02.2012

"Йолдызлык" конкурсының вокал-соло номинациясендә Абдулина Энҗе II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Ватанны саклаучылар көненә карата стенгазеталар күргәзмәсе. 22.02.2012

Ватанны саклаучылар көненә карата стенгазеталар күргәзмәсе оештырылды.
-
"Ягез әле, егетләр"
22.02.2012
22 нче февраль көнне "Ягез әле, егетләр" конкурсы булып үтте. Физкультура һәм ТИН укытучысы Зарипов Б.А. 10 төрле бәйге этабы буенча биремнәр һәм ярыш төрләре әзерләде. Һәр 8-11 сыйныф егетләре үзләренең җитезлекләрен, активлыкларын, спорт төрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 11 сыйныф - 80 балл, 10 сыйныф - 54 балл, 9 сыйныф - 46 балл, 8 сыйныф - 47 балл җыйдылар. Гер күтәрү буенча 11 сыйныф укучысы Галиев Ильяс 1 урында (100 тапкыр), турникта тартылу буенча 11 сыйныф укучысы Шигапов Илназ (22 тапкыр), автомат сүтеп-җыю буенча 10 сыйныф укучысы Хәйретдинов Руслан (30 секунд), отжимание 11 сыйныф укучысы Хафизов Фәнис (1 минутка 58 тапкыр), противогаз кию буенча 11 сыйныф укучысы Нәҗипов Илназ (6 секунд), скакалка сикерү буенча 8 сыйныф укучысы Хәнәфиев Илһам (62 тапкыр) иң матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.











