Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, зд. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Тәҗрибә уртаклашу 12.12.2017

Ноябрь аенда мәктәбебез белән Морки районы Нурумбал мәктәбе арасында регинара семинар булды.. Семинарда өч төрле милләт вәкилләренең балалары катнашты. Башлангыч сыйныф, география, биология һәм рус теле укытучылары дәресләр һәм мастер - класслар күрсәттеләр. Семинар дустанә мөнәсәбәттә, бик эшлекле формада үтте.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 12.12.2017

"Ел укытучысы -2017" конкурсының мәктәп этабы үтте. Шул кысаларда ачык дәресләр каралды. 1 нче сыйныф укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы, 2 нче сыйныф укытучысы Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы, тарих укытучысы, яшь мөгаллим, Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы үз дәрәҗәсендә дәресләр күрсәттеләр.
-
Балаларны яклау көне 26.11.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы 1-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә Бала хокукларын яклау Конвенциясе турында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга Закон , балаларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Укучылар сорауларга җавап эзләделәр, проект эшләре башкардылар. Төркемнәрдә, индивидуаль эшләрдә төрле эшләр эшләделәр.
-
1 нче сыйныфларда ачык дәрес 26.11.2017

Сафина Резеда Рашат кызы 1 нче сыйныфта Әлифба фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес төгәл, бик уйланып әзерләнгән иде. Укучылар өйрәнгән хәрефләре белән иҗекләп тә, аерым -аерым да укый белүләрен күрсәттеләр. Проект эшен дә эшли беләләр. Дәрес бик җанлы үтте.
- О Республиканском родительском интернет-собрании 15.11.2017
-
Ата - аналар җыелышы 12.11.2017

10 нчы ноябрь көнне мәктәптә ата- аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә 1 нче чирек нәтиҗәләре. Галиева Р.Р. " Укучыларның экологик культурасын үстерү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү" дигән темага чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Л.Ф. 1 чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Директор Хәкимҗанов Х.Г. ашау мәсьәләсе, укуга караш, дәрес калдыру, тәртип, дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге һәм өстәмә дәресләр турында аңлатты. Шулай ук ата - аналар балаларының сыйныф җитәкчеләре белән дә әңгәмә алышты.
-
Хөрмәт белән эшләнгән 12.11.2017

6-11 нче ноябрь аралыгында "Сделано с заботой" бөтенроссия акциясе үтте.Мәктәбебез укучылары бу акциядә теләп катнашты.Үзләре ясаган җимлекләрне яраткан кошларына куйдылар, күп итеп җим салдылар.
-
Безнекеләр өченче 12.11.2017

10 нчы ноябрьда район мәктәпләре арасында Бадминтон ярышы узды. Безнең мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы да бу ярышта катнашты. Куанырлык уңышлар да бар. Кызларыбыз район буенча 3 нче урында. Котлыйбыз!
-
Башлангычлар атналыгы 31.10.2017

Үткән атнада башлангыч сыйныф укучыларының атналыгы үтте. Атналык бик файдалы булды. Укучылар көз турында рәсемнәр ясадылар, китапчык чыгардылар. Проект эшчәнлеге җәелдерелде. 1 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Сафина Резеда Рашат кызы белән берлектә "Ел фасыллары" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Тәнәфесләр гөр килеп торды. Вожатыйлар белән берлектә төрле уеннар, җыр конкурслары, бию һәм башваткычлар үрелеп барды. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Уңыш бәйрәме 31.10.2017

Мәктәбебездә шау - гөр килеп, көзге муллыкка шатланып "Уңыш бәйрәме" үтте. Бәйрәм ике этапта булды. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 5 - 11 нче сыйныф укучылары катнашында. Бәйрәм үз дәрәҗәсендә узды. Шундый мул итеп әзерләнгән өстәлләр күзнең явын алырлык иде. Һәр сыйныф үз өстәлен яклады. Барысы да фантазия ярдәмендә, барлык мөмкинлекләрне кулланып әзерләнгән иде. Аннан соң концерт номерлары тезелеп китте: җыр, бию, скетч. Ә соңыннан дискәтүк. Укучылар чын мәгънәсендә ял итте, күңел ачтылар.











