Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
8 нче көн 03.06.2025

Бүген, мәктәп яны лагереның 8 нче көнендә, укучыларыбыз флешмоб биеделәр, сәламәтлек минутында кулларны юу, гигиена таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр, төрле уеннар уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Встреча с инспектором ПДН 02.06.2025

Сегодня пришкольный лагерь посетил инспектор ПДН Гарипова Л.М. Она рассказала о правилах безопасности на дорогах, у водоемов, на общественных местах, а также призвала всех обучающихся быть осторожными, бдительными при пользовании гаджетами, смартфонами, электросамокатами, велосипедами и т.д.
Несмотря на дождливую погоду, наши воспитанники пришкольного лагеря отлично провели время, делали гимнастику, танцевали танцы народов России, играли в шашки и шахматы.
-
1 июнь-Балаларны яклау көне 01.06.2025

Бүген мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларыбыз 1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан "Туган ягым" ял паркында уздырылган "Балачак иле" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Алар өчен төрле кызыклы мәйданчыклар эшләде. Монда асфальтта рәсем ясарга да, милли бизәкләр төшерергә дә, спорт уеннарында командалап катнашып бүләкләр отарга да мөмкин иде.
Ә ахырдан шушы күңелле көнне йомгаклап, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән концерт булды. Анда мәктәбебез укучылары да катнашты. Чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Балаларыбыз сәламәт, игелекле, бәхетле булсын!
-
5-й день лагеря 31.05.2025

Сегодня наши учащиеся, посещающие пришкольный лагерь, вспомнили правила поведения на воде, поиграли на свежем воздухе, попробовали самостоятельно создать игровые маршруты.
-
Күңелле стартлар 30.05.2025

Бүген укучыларыбыз мәктәп яны лагеренда оештырылган күңелле стартларда катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Саф һава сәламәтлек өчен бик файдалы!
-
Сәламәтлек һәм спорт көне 29.05.2025

Бүген мәктәп яны лагерена йөрүче укучыларыбыз рәхәтләнеп саф һавада уеннар уйнадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар, паркта булдылар.
-
2 нче көн. Балалар табигатьтә! 28.05.2025

Бүген мәктәп яны лагеренда ял итүче укучыларыбыз иртәнге рапорт, зарядка һәм аштан соң табигатькә чыктылар. Алар табигатькә сокланып, кошлар сайравын тыңлап, саф һава сулап рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Ашханәдә аларны кайнар ризык каршы алды.
Хезмәт һәм ял лагерендагы укучыларыбыз да мәктәпнең тәҗрибә участогында намус белән эшлиләр. Аларның хезмәте ял белән чиратлашып бара.
-
Табигать кочагында 27.05.2025

Бүген 5-8, 10 нчы сыйныф укучылары табигать кочагында ял итеп, саф һавада уеннар уйнап, алып килгән тәмле ризыклары белән сыйланып кайттылар. Бу традицион походны укучыларыбыз һәрвакыт зарыгып көтеп алалар. Алда - җәйге каникуллар! Без укучыларыбызга күңелле яллар телибез!
-
Мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде 27.05.2025

Бүген мәктәбебез базасында оештырылган хезмәт һәм ял лагере белән "Бәхетле балачак" мәктәп яны лагере үз эшләрен башлап җибәрделәр. Балаларны күңелле һәм мавыктыргыч көннәр, файдалы ял көтә.
-
Соңгы кыңгырау - 2025 24.05.2025

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен, бар теләкләре тормышка ашуын телибез. Ак юллар сезгә! Ак бәхетләр!
Шулай ук 4 нче сыйныф укучылары да башлангыч белем баскычыннан төп белем алуга күчүләрен билгеләп үттеләр. Аларга уңышлар телибез!











