Комыргуҗа урта мәктәбендә укытучылар һәм персонал, шулай ук ярдәм кулы сузган авыл халкы, араларында хәтта пенсионерлар да була, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм йөзеннән токмач җәеп әзерләделәр.
Башкалардан үзгәлеге шул – биредә ярдәм итәргә теләп килүчеләр күп булды.
Билгеле булганча, 1-10 декабрь көннәре – шәфкатьлелек ункөнлеге көннәре.Безнең мәктәб моңа актив рәвештә кушылды. Моннан алда биредә махсус хәрби операция зонасындагыларга кием-салым, урын-җирләр дә тупладылар. Монысы госпитальләргә зур ярдәм булачак. Шушы ункөнлек кысаларында алар да тапшырылачак.
Әлбәттә, адреслы ярдәм дә аерым урын алып тора. Бу очракта токмачларны ассызыклау урынлы булыр. Комыргуҗа авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә барысы 5 ир-егет катнаша. Аларның барысына да бу ярдәм барып ирешер дип өметләнәләр.
– Урта мәктәпнең хатын-кызлары бергә җыелып киңәштек тә, кышкы чорга кергәндә махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез өй җылысын тойсыннар әле дигән фикергә килдек – токмач җәю идеясе әнә шулай туды, – ди Гөлшат Сөнгатова.
Башта мәктәп коллективы үзара киңәшә, дирекция белән килештерәләр, аннан авыл халкына да мөрәҗәгать итәләр.
Шунысы да бар, һәркем токмач җәяргә кирәк булган инструментларны үзе алып килә. Алар бик күп булу сәбәпле, һәрберсен искә алып бетерү мөмкин түгел. Аннан соң, бу бит ихлас күңелдән, чын йөрәктән башкарган эш. Шулай да авылдашлары Гәүһәрия Нигъмәтуллинаның мич коймагы пешереп алып кереп сыйлавын язмыйча калу һич дөрес булмас. Бу токмач җәючеләр өчен дә көтелмәгән, күңелле хәл була.
Моңарчы да Комыргуҗа урта мәктәбе махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә бик еш финанс ярдәме ясый иде. Мондый гуманитар ярдәм итүләр киләчәктә дә туктамас, дигән фикердә комыргуҗалар.














