Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 44 учеников./12 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
День истории профсоюза на уроках и классных часах 24.09.2022

Председатель профсоюза Хамидуллина И.В.провела классный час с учащимися 4-9 классов, учитель истории Паутова Г.Г. подробнее остановилась на некоторых исторических фактах развития профсоюза в России и РТ
-
Открытие профсоюзной недели 23.09.2022

Открытие профсоюзной недели
-
"Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгына 25 ел 22.09.2022

"Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгына 25 ел булу уңаеннан мәктәбебездә "Газизләрдән газиз туган җирем" исемле зур чара булып узды. Аны биология укытучысы Паутова Гүзәл Габделнур кызы үткәрде . Укучыларыбыз КВНда көч сынашты, рәсем , шигырь конкурсында бик теләп катнаштылар. Кунакка Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Шаймуллина Алия Ринат кызы, Зайнуллина Ләйсән Рузил кызы килгәннәр иде. Укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.
-
Маршлар паркы-2022" конкурсына нәтиҗә 22.09.2022

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Шаймуллина Алия Ринат кызы, Зайнуллина Ләйсән Рузил кызы укучыларыбызны "Маршлар паркы-2022" конкурсының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Актив катнашучыларга катнашучы дипломы бирделәр. 8 сыйныф укучысы Зарипов Айназны 1 нче урын алуы белән тәбрик иттеләр (җитәкчесе Паутова Г.Г.) Алда да актив булырга чакырдылар.
-
"Татарстан кроссы - 2022" 17.09.2022

Районыбызда узган "Татарстан кроссы-2022" дә укучыларыбыз актив катнашты. 12 яшькә кадәр кызлар арасында 3 нче сыйныф укучысы Газимова Рүфинә 1 нче урынны яулады( укытучысы Сафиуллин А.Ә.). 12 яшькә кадәр егетләр арасында 6 нчы сыйныф укучысы Газимов Рәнис 3 нче урын яулады (укытучысы Хәмидуллин Р.Р.). Җитәкчеләр арасында физкультура укытучысы Хәмидуллин Р.Р. 3 нче урын алды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейкаларда яңалык 05.09.2022

Иртәнге линейка РФ һәм РТ флагларын алып кереп, гимн җырлаудан башланды. Аларны алып керү 8 нче сыйныфның уку алдынгылары булган укучыларга тапшырылды.
-
Яңа дәрескә старт бирелде 05.09.2022

Мәктәбебездә "Мөһим әйберләр турында сөйләшү"дигән темага яңа дәрес старт алды
С сегодняшнего дня во всех школах страны каждый понедельник начинается с занятия «Разговоры о важном». Основные темы связаны с ключевыми аспектами жизни человека в современной России.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме 01.09.2022

1 нче сентябрь Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
1 сентября в МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" прошло праздничное мероприятие, посвященное Дню знаний.
-
Прием заявлений в 1 класс/ 1 нче сыйныфка гаризалар кабул итү 31.08.2022

Информация для родителей будущих первоклассников
Подробная информация размещена на официальном сайте школы в разделе Прием в школу
Хөрмәтле ата-аналар һәм булачак беренче сыйныф укучыларының законлы вәкилләре!
Балаларны 2022/2023 уку елына беренче сыйныфка кабул итү ике этапта узачак.
Беренче этап - 1 апрельдән 30 июньгә кадәр мәктәпләргә укырга керү хокукына ия балалар һәм беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен.
Икенче этап - 6 июльдән алып буш урыннарны тутыру вакытына кадәр. Ул беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен (буш урыннар булганда) каралган.
Тулырак мәгълүмат мәктәпнең рәсми сайтында Мәктәпкә кабул итү бүлегендә урнаштырылган.
-
Укытучыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнде 24.08.2022

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Рәмзия Рәүф кызы район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Укытучыбызга алда да зур уңышлар телибез!












