Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 учеников./11 воспитанников |
| У нас учат: | 13 учителей/ 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Башлангыч сыйныф укучылары арасында киез итекләрдән эстафета ярышлары 10.03.2023

2023 нче елның 10 нчы мартында мәктәбебезнең 1-4 нче сыйныф укучылары киез итекләр киеп карда эстафета ярышларында катнашып, 3 нче урын яуладылар, медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
Әниләребезне бәйрәмгә чакырдык 07.03.2023

Мәктәбебенең 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова Г.С. белән 8 Март уңаеннан әниләр көне үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе шигырь, җыр, биюләр белән бик күңелле үтте.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2023

Бүген мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф кызлары арасында "Ягез әле, кызлар" исемле бәйге узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Жюри аларны күзәтеп, гадел бәяләде."Энергия" командасы җиңде.
-
Күңелле стартлар 06.03.2023

Мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф кызлары арасында күңелле стартлар булып узды. Бик күңелле булды, дуслык җиңде. Закирова К.Г. укучыларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды
-
Әлифба бәйрәме 06.03.2023

1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар. "Сау бул, Әлифбам" дип исемләнгән кичәдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
Баскетбол ярышы 05.03.2023

Мәктәп спорт клублары арасында узган баскетбол ярышында мәктәбебез командасы 3 нче урын яулап кайтты (укытучылары - Хәмидуллина И.В.). Котлыйбыз!!!
-
"Тарихта без эзлебез" районкүләм шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесе 02.03.2023

Күңгәр мәдәният йортында узган "Тарихта без эзлебез" районкүләм шәҗәрәләр фестиваль - бәйгесендә мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Саймә Әхәт кызы үз гаиләләренең шәҗәрәсе белән катнашып, 3 нче урын яулады. Сабировлар гаиләсен уңышлары белән котлыйбыз!
-
"Кормаш укулары" регионара шигырь укучылар конкурсы 28.02.2023

Укучыларыбыз Мари Иле Республикасы Бәрәңге районы Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта мәктәбендә үткән "Кормаш укулары" регионара шигырь укучылар конкурсында катнашып, призлы урыннар алдылар. 2 нче сыйныф укучылары Мортазин Данир II дәрәҗә дипломант, Аль-Омар Гайшә III дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Вәлиева М.Р.), 3 нче сыйныф укучылары Зарипова Ания I дәрәҗә дипломант, Газимова Рүфинә I дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Йосыпова Г.И.), 4 нче сыйныф укучысы Сафиуллин Илнар II дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Латыпова Г.Ә.), 5 нче сыйныф укучысы Хәмидуллин Инсаф I дәрәҗә дипломант, 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә II дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре: Сабирова С.Ә), 6 нчы сыйныф укучысы Сабирова Фирүзә II дәрәҗә дипломант, 8 нче сыйныф укучысы Хөсәенов Ислам I дәрәҗә дипломант,(җитәкчеләре: Хөсәенова Р.Р.), 7 нче сыйныф укучысы Хөснетдинова Иркә I дәрәҗә дипломант,(җитәкчесе: Сафина Р.Р.), 9 нчы сыйныф укучысы Степанова Ксения I дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Закирова К.Г.), 9 нчы сыйныф укучысы Гыйниятова Адилә II дәрәҗә дипломант (җитәкчесе: Паутова Г.Г.). Һәр укытучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Уңышларыбыз белән горурланабыз, укучыларыбызга да, укытучыларыбызга да сәламәтлек телибез!
-
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестивале 27.02.2023

"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты булып узды. Хөснетдинова Иркә белән Хөсәенов Ислам "Конферанс" номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре : Хөсәенова Р.Р.) Аларны котлыйбыз! Зона этабында да зур уңышлар телибез!
-
"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестивале 27.02.2023

"Әтнә йолдызчыклары - 2023" районкүләм эстрада фестиваленең гала концерты булып узды. "Яшьлек" бию төркеме "Хореография " номинациясендә II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (җитәкчеләре : Гайнетдинова Г.С..) Аларны котлыйбыз!












