МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422743, РТ, Атнинский район, с.Большие Берези, ул. Большая, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-693-38-21 |
| E-Mail: | Sbrz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Березинская ООШ" |
| Руководитель: | Хайруллин Рамиль Шамилевич |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 31 ученик/ 20 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей/ 2 воспитателя |
МБОУ «Березинская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Истәлекле очрашу 24.04.2019

Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче, Бөтендөнья "Ак калфак" татар җәмгыятенең вәкиле, милләтебезнең киләчәге һәм туган телебез өчен җан атып йөрүче авылдашыбыз Ермакова Зәкия Гарәфетдин кызы белән очрашу кичәсе уздырылды.
-
ЮИД - куркынычсыз тәгәрмәч 20.04.2019

Бүген, "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында, 4 укучыдан торган командабыз 2нче урын яулап кайтты. Бүләккә велосипед! Котлыйбыз аларны!
-
"Турнир знатоков русского языка" 17.04.2019

Тел атналыгы уңаеннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Алсу Мәхмүт кызы "Турнир знатоков русского языка" дәрестән тыш чарасы уздырды.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә бердәм тәрбия сәгатьләре һәм ачык чара узды.
-
Галәмгә бер адым! 10.04.2019

Бүген бездә "Галәмгә бер адым" дип исемләнгән квест-уен узды. Китапханәчебез Хисматуллина Алисә 5нче һәм 6нчы укучылары өчен космонавтика көненә багышланган бик күңелле чара уздырды.
-
Без бергә! Зона туры 08.04.2019

Бүген укучыларыбыз "Без бергз" фестиваленең зона турында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Балалар китабы көне 02.04.2019

2 апрель - балалар китабы көне. Шул уңайдан китапханәчебез Хисматуллина А. укучыларны китап ясау серләре белән таныштырды, балаларны китапларны сакларга өндәде
-
Кошлар көне 21.03.2019

Бүген бездә кунаклар! "Табигать фәннәре атналыгы" кысаларында без Ашыт заказнигы хезмәткәрләрен кунакка дәштек. Ә үзебез җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган, 7-8 сыйныфлар катнашындагы "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән эрудит конкурсы әзерләдек. Кунакларыбыз да күчтәнәчкә бүләкләр, диплом һәм мактау грамоталары алып килгәннәр.
-
Табигать сакчылары 20.03.2019

Бүген мәктәптә "Табигать фәннәре атналыгы" кысаларында 5нче һәм 6нчы сыйныфлар арасында "Табигать сакчылары" дип аталган викторина булды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Без табигать дуслары 19.03.2019

Бүген мәктәбебездә "Без табигать дуслары" исеме астында рәсем конкурсы булып үтте. Укучылар бик тырышып үзләренең яраткан кош рәсемнәрен ясап килгәннәр.
















