Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, РТ, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, улица Советская, дом 2. |
| Телефон: | +7(843)-692-19-10;+7(843)-692-19-11 |
| E-Mail: | S.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеатнинская СОШ" |
| Руководитель: | Мухаметшина Гулия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 469 |
| У нас учат: | 39 |
Новости 2025-2026 учебный год
"Тукай рухы яши безнең күңелләрдә"
Опубликовано: 24.04.2026Татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә узган "Тукай рухы яши безнең күңелләрдә" исемле очрашу кичәсенә, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнгән, аның шигырьләре белән илһамланып үзе дә иҗат юлына баскан, Фәизова Фирая Сафа кызы килде. Фирая ханым Әтнә кызы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Мәгариф отличнигы.Үзләренең нәсел шәҗәрәсен өйрәнгәндә ул тамырларының Г. Тукайга барып тоташканын ачыклый һәм эзләнү эшенә керешә. Очрашуга ул тирән эчтәлекле презентация әзерләп килгән иде.Әтнә мәктәбендә укыган еллары, яраткан укытучылары турында тәфсилләп сөйләде. Аның чыгышын тыңлап, Г. Тукай турында яңа мәгълүматлар ишеттек, белемнәребезне арттырдык. Фирая апа үзе иҗат иткән "Сөекле Тукайга" исемле шигырен дә укыды.Ул әле киләчәктә дә Тукайның иҗат һәм тормыш юлын өйрәнәчәген, эзләнү эшләрен дәвам итәчәген әйтте.
К списку новостей















