Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеатнинская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы “Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422750, РТ, Атнинский муниципальный район, село Большая Атня, улица Советская, дом 2. |
| Телефон: | +7(843)-692-19-10;+7(843)-692-19-11 |
| E-Mail: | S.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеатнинская СОШ" |
| Руководитель: | Мухаметшина Гулия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 469 |
| У нас учат: | 39 |
Новости 2025-2026 учебный год
“Новогодняя карусель чудес”
Опубликовано: 24.12.2025Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе. Белем учреждениеләре белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты гаять зур роль уйный. Буген мәктәбебездә сыйныфларның ата-аналар комитеты җитәкчеләре белән очрашу булып узды. Очрашуда Саттарова Лилия Марс кызы “Новогодняя карусель чудес” исемле мастер-класс уздырды. Ул – мәктәбебезнең ата-аналар комитеты җитәкчесе дә. Әниләр узара бик теләп аралаштылар, фикер алыштылар. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Мәктәп тормышында актив катнашкан әниләргә мәктәп җитәкчелеге рәхмәт хатлары тапшырды. “Сез һәрвакыт хәрәкәттә, уйлап табуда. Сезнең кебек актив кешеләр тормышны алга этәрә. Мәктәбебез тормышының гөрләп торуында, алга баруында Сезнең өлешегез бик зур. Киләчәктә дә белемгә, иҗатка омтылышлы яшьләр тәрбияләүдә кулга-кул тотынып эшләрбез дип ышанабыз”,- дип билгеләп узды мәктәп директоры Голия Наил кызы. Дөрестән дә, тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
К списку новостей















