Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Күңелле математика. 17.01.2018

Кушуга һәм алуга арифметик мисаллар эшләргә өйрәтүне дәвам итү. 1,2,5,10 сумлык акчалар, аларның размеры белән таныштыруны дәвам итү. Кәгазь битендә ориентлашу күнекмәсе бирүне дәвам итү.
-
Бездә бүген туган көн!Айзатка 5яшь тулган көн. 15.01.2018

Туган көнең котлы булсын,
Бу көн шулай күңелледер.
Син туганга,
Бу дөнья шулай яктыдыр,
Син булганга.
Бөтен җиһан шатлангандыр,
Син туганда.
Тирә якта һәрчак бәйрәм,
Син булганда.
Бүгенгедәй сөйкемле бул,
Бүгенгедәй бәхетле бул.
Җәй гөлләре үскәндә дә,
Яз яфраклар ярганда да,
Көз җилләре искәндә дә,
Җиргә карлар яуганда да.
-
Халыкара рәхмәт көне. 11.01.2018
11 январь - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне (International Thank You Day) бәйрәм итеп үтелә!
Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде.
Юкка гына барлык туристларга дип чыгарылган юл күрсәткечләрендә "рәхмәт" сүзе беренчеләрдән булып күрсәтелә һәм чит ил кешеләре белән аралашырга ярдәм итә)
Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла)
Әйдәгез бу көнне дә без бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик! -
Кышкы саф һавада уйнаулары бигрәкләрдә күңелле. 10.01.2018

-
Режим моменты. 09.01.2018

-
Яңа елга санаулы көннәр калды. 29.12.2017

Узып бара елның соңгы минутлары ,
Бар дөньяда балкый Яңа ел утлары.
Балаларның бәхетле йөзләре
Сабый чакны искә төшерә,
Әйтерсең лә барып кайттым
Балачак иленә.
Яңа ел , яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә
Каршы алыйк, әйдәгез
Бергә, бергә дуслар белән
-
Бәйрәм күренешләре. 27.12.2017

-
Бәйрәм күренешләре. 26.12.2017

-
Бәйрәм күренешләре. 26.12.2017

Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар . Яңа ел бәйрәмегез мһбәрәк булсын, өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә , Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәгә килеп җиттек . Арчага килеп җиттек. Басып торам Арча тау башында
Кайсы авылга барыйм диеп ,
Сакалымны тараштырам.
Наласага барсам якын
Югары Аты ераграк.
Тик Югары Аты балалары,
Күңелемә якынрак.
Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз , бизәкләре күзнең явын алырлык.
-
Сары эт елы килә. 25.12.2017

Сәламәтлек булсын бары,
Гомеркәйләр тиз үтә.
Каршылыйк дуслар зурлап .
Сары эт елы җитә.









