Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Дидактическая игра «На дороге» 21.09.2020

Цель: закреплять знания детей о том, как следует переходить улицу; о
назначении светофора, регулировщика и дорожных знаков; упражнять в
ориентировке в пространстве и во времени; воспитывать смелость,
находчивость, умение помогать товарищу.
-
Нәрсә ул чишмә?#добрыйтатарстан #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 14.09.2020

Нәрсә ул чишмә?
Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгәннәр,зурларын һәм кечерәкләрен дә аерым атама белән йөрткәннәр.Ә нәрсә соң ул чишмә?
Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.#добрыйтатарстан #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН
-
Саф һавада . 11.09.2020

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
“АГАЧ УТЫРТУ-ИЗГЕ ГАМӘЛ”#добрыйтатарстан #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН 10.09.2020

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.#добрыйтатарстан #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН
-
#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #ДОБРЫЙТАТАРСТАН " 07.09.2020

Бүген авылыбызда урнашкан чишмәгә бардык. Аның кырыендагы, чүпләрне җыеп, чүп үләннәрен утадык#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН " -
Рәсем дәресе. 03.09.2020

Максат:
1. – балаларны җәй билгеләре белән таныштыру, җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;2. – җәйне ни өчен яратканыңны әйтергә күнектерү;
3. – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, сүзлек запасын үстерү;
-
Бакчабыз -нәкъ гөлбакча !!! 02.09.2020

-
Бакчабыз -нәкъ гөлбакча
Матур гөлләр һәр якта.
Каршы алалар безне ,
Бакчага килгән чакта.
-
-
1 нче сентябрь- белем бәйрәме!!! 01.09.2020

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Бакчага илтә юллар! -
Без Тукайны Укыйбыз# 26.04.2020

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
-
Космонавтика көне! 12.04.2020

12 апрель
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр.









