Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105
-
Балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бергәләп өйрәтик. 26.09.2000

(Әти-әниләр өчен консультация)
Бала белән янгын чыгу сәбәпләрен өйрәнгәндә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләргә, янгынның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлатырга, ут белән сак эш итәргә өйрәтергә кирәк.
Балага ниләр сөйләргә:
- Элек заманда кеше утны ашарга пешерү, җылыту өчен уйлап тапкан. Шул ук вакытта утның куркыныч ягын да белгән. Янгында кешеләр, хайваннар, урманнар, авыллар янган.
-Янгын; урман янгыннары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре.
-Янгын сүндерүчеләр профессиясе.
Янгынны китереп чыгаручылар:
- Төзек түгел электр приборлары.
- Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
- Шырпы белән уеннар.
- Петарда, бенгаль утлары.
- Сүндерелмәгән утюг.
- Тиз янып китүче сыеклыклар: бензин, керосин, лак, буяулар, спирт.
Электр җиһазларын куллану кагыйдәсе:
- Резина янган ис сизсәң, төтенләүче чыбык күрсәң тиз генә зурларга әйт.
- Электр җиһазларын уттан өзәргә онытма.
Ут – шаярганны яратмый.
Ут – су түгел, тотса йөзеп чыгам димә.
Болар турында сөйләшкәндә мультфильм һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр кулланыгыз. Әңгәмә, әдәби әсәр, әкиятләрдән бала шырпы, зажигалка, петарда,бенгаль утлары белән уенның куркынычы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында өйрәнә.
Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре:
1. Шырпы белән уйнама.
2. Киемне газ плитәсе янында киптерергә ярамый.
3. Өйдә бенгаль утлары, фейерверклар кабызырга ярамый.
4. Ачык мичкә якын килмә, капкачын ачма.
5. Урманда учак ягарга ярамый.
6. Өйдә төтен чыкса, ишекне ачырга, күршеләргә әйтергә.
7. Электр җиһазларын су белән сүндерергә ярамый. Башта уттан өзәргә, аннан калын одеял белән ябырга кирәк.
8. Янгын чыкса “01” телефонына шалтыратырга.
Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:
Янгын вакытында һәркем каушарга, паникага бирелергә мөмкин. Мәсәлән: куркып бала шкафка, карават астына качарга мөмкин.
Балага ниләр сөйләргә:
- Янгын чыгуга 01 телефонына шалтырат, адресыңны әйт (урам, өй номеры)
- Өйдән яки фатирдан чык, күршеләргә әйт, ярдәмгә чакыр.
- Өйгә төтен чыкса, идәнгә иелеп чыгу юлына бар.
-
Яшмурзина Азалияне мәктәпкә озаттык 31.05.2000

-
Уен мәйданчыгын тәртипкә китердек. 29.05.2000

-
Чәчәкле май 15.05.2000

Җир буйлап йөгерә
Җылы ай якты ай.
Чәчәкләр сибә ул
Бәйрәмле ямьле ай.
-
Күңелле лото . 29.03.2000

Уен балаларның сөйләмен үстерә, сүз байлыгын тулыландыра һәм активлаштыра, гади диалог күнекмәләрен формалаштыра, игътибарны һәм хәтерне камилләштерә.
-
Курслар
28.02.2000
Казанда педагогларның белем күтәрү институтында ГАОУ ДПОда 16.02.2015-28.02.2015 көннәрендә курслар үткәрелде.Балалар бакчасы мөдире,Фәридә Рафаил кызы, шул курсларда белемен күтәреп кайтты.Курсларда балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирүне, федераль дәүләт стандартларына нигезләп алып бару буенча лекцияләр укылды.Балалар бакчаларындагы ачык чаралар белән таныштырылды.Курсларга уңай бәя бирелде.
-
Курслар
28.02.2000
Казанда педагогларның белем күтәрү институтында ГАОУ ДПОда 1
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! 23.02.2000

Кояшлы булырга тиеш
Безнең һәрбер иртәбез.
Без сездән тынычлык белән
Бәхет таләп итәбез!
-
Кышлаучы кошларга ярдәм итәбез. 30.01.2000

Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кышкы чор кошлар өчен авыр вакыт, аеруча кыш кырыс һәм карлы булса. Ачыккан кошлар салкыннан бик нык газапланалар. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? Алар өчен җимлекләр ясап, җимнәр салабыз.
Кошларны кышкы тукландыру-электән килгән гадәт. Кышлаучы кошларны ашату кошларга гына түгел, үсеп килүче буынга да файда китерә. Балалар - әңгәмәләр, танып-белү эшчәнлекләре һәм күзәтүләр аша туган якларында кышлаучы кошларның төрләре турында, тышкы кыяфәтенең үзенчәлекләре, үз-үзләрен тотышлары белән танышалар, кошлар турында кайгыртырга өйрәнәләр, кошларны ашатып, аларны һәлакәттән коткаралар. -
Ильяска -3 яшь! 29.01.2000

Тебе уже 3 года,
Встречай свой день рождения,
Счастливым в жизни будет
Пусть каждое мгновение.
Желаю не капризничать,
Не плакать, не скучать,
Веселым звонким смехом
День каждый начинать.
Любви пусть нашей хватит
На долгие года,
Пусть счастье и здоровье
С тобой будут всегда.
© https://pozdravok.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/rebenku/3/3.htm









