Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Көрәш. 17.01.2015

16 нчы январь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында яшүсмерләр арасында район җитәкчесе призына көрәш буенча ярыш үтте. Мәктәп данын 6 нчы класс укучылары Шувалов Булат, Ярыгин Кирилл яклады.
-
Әти-әниләр җыелышы. 16.01.2015

Чираттагы әти-әниләр җыелышы авылларда - башлангыч мәктәпләрдә үтте.
-
Котлыйбыз! 16.01.2015

"Минем кадерле әнием"дигән рәсем конкурсында җиңгән укучыларны котлыйбыз.
-
Педсоветта 15.01.2015

14 январь көнне мәктәбебездә педсовет үтте. Аның эшендә район мәгариф бүлеге вәкиле М.Н. Шакирова катнашты.
-
Боз сараенда. 10.01.2015

Укучыларыбызның каникуллары күңелле һәм файдалы үтә.
-
Чаңгы ярышы. 09.01.2015

Район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында (эстафета) безнең команда 4 нче урын яулады.
-
Профсоюз ярышлары. 07.01.2015

Арча шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә район күләмендә профсоюз ярышларында безнең укытучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар. Шашка буенча физика укытучысы Г. Г. Хидиятуллина - 3 урын, шахматта татар теле укытучысы А. Ф. Зыятов - 3 урын алдылар, ә инглиз теле укытучысы А. Ф. Бадриева теннис буенча мәктәп данын яклады.
-
Йөзү буенча турнир 06.01.2015

Район күләмендә үткәрелгән йөзү турнирында 5 нче класс укучысы Мөхәммәтшин Айнур катнашты.
-
"Әкиятләр илендә" 06.01.2015

Укучыларыбызның кышкы каникуллары күңелле үтә. 5 нче январь көнне мәктәптә укучылыр, укытучылар, барлык филиал укучылары катнашында "Әкиятләр илендә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булды. Хоттабыч катнашында үткән бу бәйрәм һәрберебезнең күңеленә һуш килде.
-
"Китап сөючеләр клубы" 06.01.2015

6 нчы январьда авыл китапханәчесе А. Г. Камалова укучылар белән "Китап сөючеләр клубы"ның чираттагы утырышын үткәрде. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.



















