Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
15 нче апрель - Габдулла Тукайны искэ алу коне. 15.04.2019

15 нче апрель - Габдулла Тукайны искэ алу коне.
-
Моңлы фестиваль 15.04.2019
15 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы үтте. Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде. Фестиваль-конкурста районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән гармунчы, курайчы егетләребез,халык уен кораллары ансамбльләре катнашты. Быел беренче тапкыр курше Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Төрле уен коралларында уйнап,җырлап,конкурсантлар тамашачыны шаккатырды.Ташкичү төп мәктәбенең “Шатлык” ансамбле дә матурКонкурсантларның чыгышлары Габдулла Тукайның музыкага мөнәсәбәте турында истәлекләре һәм әлбәттә инде мәктәпнең таланты укучылары башкаруында моңлы җырлары,дәртле биюләре,шигырьләре белән үрелеп барды.Быел да берсеннән берсе сәләтле катнашучылар килгән бәйгегә. Балтач районының Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән “Курай” вокаль инструменталь ансамбле төрле уен коралларында уйнап,җырлап тамашачыны шаккатырды.Ташкичү төп мәктәбенең “Шатлык” ансамбле дә матур чыгыш күрсәттеләр.Баянда уйнаучыларга да,курайчы егетләргә дә сокланмый мөмкин түгел! Кечкенә чактан музыка дигән зур дөньяга алып кереп киткән,алардагы моң сәләтен ачкан мөгаллимнәргә бары рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Бәйгедә катнашучылар үз талантларын гына күрсәтеп калмады, көндәшләренең чыгышларын тыңлап, тәҗрибә дә тупладылар. Жюри конкурсантларның уйнау осталыгына да , сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да, күңел биреп, яңалыкларга өстенлек куеп башкаруына да игътибар бирде. Катнашучыларның барысы да төрле дәрәҗәдәге дипломнар, истәлекле китаплар белән бүләкләнделәр. Район мәгариф бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы яшьләребезнең талантларына соклануын,милләтебезнең киләчәге нәкъ менә шундй егетләр,кызлар булганда бары тик яхшы булачагына ышануын әйтте. -
"Ерак һәм якын космос" 13.04.2019

Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары "Ерак һәм якын космос" темасына рәсемнәр ясадылар. Космонавтика көне уңаеннан тәрбия дәресе утте. Укучылар табышмакларга жавап бирделэр, уен уйнадылар. Ахырдан презентация карадылар.
-
"Чисталык" икеайлыгы башланды 13.04.2019

Иске-Йорт башлангыч мәктәбендә тирә-якны чистарту эшләре башланып китте.
-
Всероссийский открытый урок «ПроеКТОриЯ» 11.04.2019

Всероссийские открытые уроки — это профориентационные онлайн-мероприятия, организованные Министерством просвещения РФ совместно с порталом «ПроеКТОриЯ». На портале «ПроеКТОриЯ» начался цикл открытых уроков, направленных на знакомство обучающихся с передовыми индустриями и перспективными профессиями, достижениями отечественной науки и экономики. Учащиеся 9 класса участвовали в онлайн-мероприятии и узнали много интересного, полезного.
-
Космонавтика көне уңаеннан. 11.04.2019

Күкчә -Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары Космонавтика көненә карата презентация карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
12 нче апрель - Космонавтика көне. 10.04.2019

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган тәрбия дәресе.
-
"Балалар кузлегеннән космос" 09.04.2019

"Балалар кузлегеннән космос" рәсемнәр кургәзмәсенә 4- 6 сыйныфларда
укучыларыбыз узләренең фантазияләрен кулланып,космонавтика айлыгына багышланган матур рәсемнәр ясадылар.
-
" Бөек космонавтлар галереясы" 08.04.2019

12 апрель-Космонавтика көне. Буген иртәнге сәгатьләрдә укучыларыбыз " Бөек космонавтлар галереясы" белән таныштылар.
-
"Иң матур сыерчык оясы" 06.04.2019

"Иң матур сыерчык оясы" конкурсында Өчиле төп гомуми белем мәктәбе дә актив катнашты. Һәр бала матур,унайлы сыерчык оялары ясап алып килде. Аларны элеп, кошлар килеп урнашуын гына көтәсе калды. Ә иң матур сыерчык оясы район конкурсына җибәрелде.



















