Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Училинский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы"Өчиле балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, село Учили, ул. Тукая, д. 68 |
| Телефон: | +7(843)-665-45-92 |
| E-Mail: | dsutshili.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Училинский детский сад"/Өчиле балалар бакчасы"МБМББУ |
| Руководитель: | Нургалиева Фарида Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 5 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Училинский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы"Өчиле балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Уенчыклар юабыз... 13.05.2022

Без буген балалар белән бергәләп уенчыкларны юдык. Шул рәвешле балаларда уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбиялибез,чисталыкка,пөхтәлеккә өйрәтәбез
-
Китапханәдә кунакта. 11.05.2022

Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
-
Ашларыгыз тәмле булсын! 30.03.2022

Бүген бер дә кыстатып
Утырмадык табында.
Нәрсә генә китерсәләр дә
Ялт иттердек барысын да.
-
Саф һавада нинди рәхәт! 28.03.2022

Саф һавларда
Карлар көрибез.
Сөекле бакчабызга
Рәхим итегез.
-
Су - яшәү чыганагы. 14.03.2022

Проект. Су - яшәү чыганагы.
Максат. Балаларны суның үзенчәлекләре белән таныштыру. Кеше тормышында суның нинди әһәмияткә ия булуы турында күзаллау формалаштыру. Суга сакчыл караш тәрбияләү.
-
Әниләр бәйрәменә әзерләнәбез. 05.03.2022

Бер матур җыр бүләк итәм
Әнием җыр ярата.
-
Физик культура эшчәнлегендэ 18.02.2022

-
"Түбәтәй" уены 24.01.2022

Бүген без балалар белән бергә татар халык уены "Түбәтәй" уенын уйнадык. Уен болай уйнала : балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап йөриләр. Тэрбияче балалар белэн жырлый:
Туп-туп-тубэтэй,
Тубэтэем укалы,
Матур, ефэк тубэтэем
Менэ кемдэ туктады.
Тубэтэйкемдэ туктый, шуна берэр жэза бирелэ.
Уен шулай дәвам итә. -
Тырышып-тырышып әниләргә бүләк ясыйбыз 26.11.2021

Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килә.
Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!!! 05.10.2021

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез!
Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы.
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучым!
Чәчләреңә бәсләр кунган.
Гүя ап-ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!
Өермәдәй уй булгандыр.
Күзләреңә яшь тулгандыр.
Озатканда унынчыңны,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,
Ә син безгә гел янәшә.
Тәүге хәреф танытучы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!








