Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, д. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsuaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Утар-Атынский детский сад" |
| Руководитель: | Сулейманова Фарида Мазитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 8 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Ләйләгә-5 яшь! 04.05.2021

Кояш яктырак елмая,
Сандугачлар сайрыйлар.
Май гөлләре Ләйләне
Бәйрәме белән котлыйлар.
-
Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. 26.04.2021

Туган телнең бөеклеген белдек,
Шигырьләре аша Тукайның.
Ул үзе дә бөек, кабатланмас,
Андый берәү җирдә юк тагын!
-
Тукай тууга 135 ел. 23.04.2021

Тукай әкиятләре белән таныштыру, аның иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү максаты белән безнең бакчабызда “Серле урман” исемле әкият кичәсе үтте.
-
Бөтендөнья җир көне. 22.04.2021

Җир –Ана дип эндәшәбез,
Планетабызның
Кайсы почмагында булсак та.
Нинди телдә яңгыратсак та,
Кеше бер үк аңласын,
Табигатебезне пычратмасын,
Якласын һәм сакласын!
-
Өмә. 12.04.2021

-
12 апрель- Космонавтика көне. 12.04.2021

Карлыгачлар җитез оча,.
Һәм җитез исә җилләр.
Ә Гагарин абый безнең
Әйләнде күпме җирләр.
Җилләрдән дә җитез очып,
Җиһанны гизеп кайтты.
Һәм ул бөтен планетадан
Никадәр дуслар тапты. -
Камиләгә-6 яшь! 29.03.2021

Тебе сегодня целых шесть,
Ты так мила, нежна, красива,
И это все — совсем не лесть,
Ты лучик солнца, позитива!
Сияй, блистай, сверкай, свети!
Счастливой жизнью наслаждайся!
Всегда здоровенькой расти
И чаще ярко улыбайся! -
Татар халык уены «Самовар» 25.03.2021

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.
«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра.
«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.
-
Шашка уйныйбыз. 23.03.2021

-
Нәүрүз мөбарәкбад! 21.03.2021

Көн әйтәдер-мин озын!
Төн әйтәдер-мин озын!
Күктә кояш көлеп тора-
Икебез дә бер бүген!
Көн-кояшка авыша,
Төн авыша-аена.
Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе,
Икебез дә бер бүген.”
Көн белән төн тигезләшкән,
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән дә икән,
Һәм хәбәр иткән икән:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз мөбарәкбад!





