Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
17.04.2026

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" шигыренә карата әти-әниләр ясаган кул эше.
-
15.04.2026

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, —
Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,
Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.Габдулла Тукай "Кәҗә белән сарык хикәясе"нә балаларның күмәк кул эше.
-
13.04.2026

12 апрельдә Русиядә һәм бөтен дөньяда космонавтика көне — кешенең беренче тапкыр космоска очуына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнне, 1961 елның 12 апрелендә, Совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» корабында 108 минут дәвам иткән тарихи очыш ясый. Бу вакыйга фәннең чын триумфы. Космонавтика көнендә илдә төрле чаралар: күргәзмәләр, концертлар, белем бирү программалары һәм флешмоблар уза. Бу көнне галимнәрне, инженерларны һәм космик тармак белән бәйле барлык кешеләрне хөрмәтләү кабул ителде. Балалар күккә ракета модельләрен очыралар, планетарийларга баралар һәм Кояш системасының төзелеше турында беләләр. Бәйрәмнең әһәмияте Космонавтика көне — беренче очышка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә кешелек өчен фән һәм тикшеренүләрнең никадәр мөһим булуын искә төшерү дә. Бу яңа буыннарны космос өлкәсендәге ачышларга һәм казанышларга илһамландыру мөмкинлеге. Бу көнне һәркем күк йөзен күзәтә һәм кешеләрнең кыюлыгы һәм үҗәтлеге аркасында мөмкин булган Бөек казанышларны искә төшерә ала. Бу бәйрәм безне яңа офыкларга һәм йолдызлар турындагы хыялларга илһамландырсын!
-
10.04.2026

Поделка Зиатдинова Наримана, сделанная вместе с отцом, расположилась на выставке "Бескрайний космос"
-
09.04.2026

Хабибуллин Раниль әти-әнисе белән ясалган кул эшләнмәсен "Чиксез космос" исемле күргәзмәгә урнаштырды.
-
08.04.2026

Семья Магсумовых сделали поделку на выставку " Бескрайний космос"
-
07.04.2026

Кадерледән дә кадерле нәрсә кадерле? Әлбәттә, сәламәтлек. Акчага дару сатып алып була, сәламәтлекне, әгәр дә югалткансың икән, кире кайтару авыр. Сәламәтлек акчага сатылса, миллиардерлар чирләмәү генә түгел, үлмәс тә, мәңге яшәр иде. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) барлыкка китерелгән көндә билгеләп үтелә.
-
01.04.2026

Ел саен, 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә безнең планетада иң иске интернациональ экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне (International Bird Day) билгеләп үтелә. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау. Халыкара кошлар көне 1894 елда Пенсильвания штатында (АКШ) барлыкка килгән дип санала. Тиздән массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә популярлык казанган бәйрәм барлык штатларда да уздырыла башлый, аннары Европага килә, ә хәзерге вакытта ЮНЕСКОның «Кеше һәм биосфера» биологик программасы кысаларында дөньяның күп илләрендә уздырыла.
-
30.03.2026

27 Март - Халыкара театр көне. Бөтендөнья театр көне 1961 елда – Халыкара театр институтының IX конгрессында гамәлгә куела. Ул һәр елны 27 мартта театраль җәмгыятьләр тарафыннан бәйрәм ителә. Халыкара театр көне гадәттә «Үзара аңлашу һәм халыклар арасында дуслыкны ныгыту чарасы буларак театр» дигән бердәм баш астында уздырыла. Бу көнне балалар театр тарихы, жанрлары, театр һөнәрләре белән танышалар. Безнең бакчага йөрүче балалар әкиятләр сәхнәләштерергә бик яраталар.
-
25.03.2026

Нәүрүз - шәмси тәкьвим буенча Яңа елның башы. 2009 елда Юнеско тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә халыкара бәйрәм статусын ала. Бу көнне безнең балалар тизлектә, тапкырлыкта көч сынашалар.





