муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Яңа елны көткәндә 19.12.2019
Серле дә, тылсымлы да Яңа ел якынлаша. Укучылар бу бәйрәмне яраталар, сагынып көтеп алалар. Бүген алар «Кышкы әкият» дигән аппликация ясадылар. -
День сворачивания в клубочек 18.12.2019

В морозную, вьюжную зимнюю пору, Когда расцветают на окнах узоры, Чтоб стало теплее декабрьскою ночью, Скорее свернитесь в пушистый клубочек. Закончился день, суетливый и трудный. Чтоб вечер приятнее стал и уютней, Поможет варенье и чая глоточек, А после - под пледом свернуться в клубочек. И если коты, безмятежность наруша, Мяуча, когтями корябают душу, Несчастье, тоску и уныние прочат, Немедленно нужно свернуться в клубочек. От холода, бед и внезапных напастей Поможет вам лучшее в мире лекарство: Не тратя минуты и без проволочек Свернуться в чудесный, надежный клубочек.
-
Көрәш ярышында 16.12.2019

14 декабрьдә Арчада "Айракс" сәүдә йорты директоры Локманов Әгъләм Тавис улы призына көрәш ярышы уздырылды. 2004-2007 нче елгы яшүсмерләр арасында узган әлеге ярышта 9 нчы класс укучысы Вәлиев Илмир һәм 7 нче класс укучысы Бохаров Камил икесе дә 3 нче урынга лаек булды. Тренер Әхмәдиев М.Г. ны һәм көрәшчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Урок цифры. Сети и облачные технологии 13.12.2019

Сегодня учащиеся 8 классов приняли участие в проекте Урок цифры. Сети и олачные технологии.
-
Алмаз Зәйнетдинов истәлегенә волейбол турниры 11.12.2019

8 нче декабрьдә Алмаз Зәйнетдинов истәлегенә волейбол турниры булып узды. Ул күп еллар Урта Курса мәктәбендә волейбол буенча тренер булган, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшләп күп спортчылар әзерләгән. Турнирда “КСМ” -1 нче, “Станция” – 2 нче, “Урта Курса” командасы 3 нче урынны яулады.
-
Яңа елны каршы алу 10.12.2019

Яңа елны каршы алу өчен, мәктәптә һәр ел саен бүлмәне бизәү гадәткә кергән. Ул күңелне күтәрә, бәйрәм рухын барлыкка китерә.
-
Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары 10.12.2019

9 декабрь көнне 2-4 сыйныфларда Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштыру максатыннан сыйныф сәгате уздырылды. Батырлык турындагы мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия , туган илгә карата мәхәббәт хисләре булдырылды.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2019

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. Әлеге дата уңаеннан, 9 нчы сыйныфта «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән класс сәгате үтте.
-
“Безнең яраткан әдипләребез” 05.12.2019

Бүген “ Безнең яраткан әдипләребез” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Гайнуллина Алия Таһир кызы татар, рус һәм чит ил әдипләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Яңа басылып чыккан әсәрләр белән таныштырды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
“Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” 04.12.2019

Бүген Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үтте. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге” юнәлешендә 9 нчы сыйныф укучысы Гайнуллина Зилә I дәрәҗәдәге, “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 6 нчы сыйныф укучысы Гарифуллин Галим II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.









