Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Сугыш елы балалары хәтере" проекты 12.02.2015

Сеҗе авыл җирлеге территориясендә сугыш елы балалары һәм тыл хезмәткәрләре барысы 80 кеше булып исәптә тора. Бу саннар үз эченә Сеҗе, Починок-Поник, Ташкич, Мөрәле авылында яшәүчеләрне ала. Бүгенге көндә 70 өлкән кеше белән безнең укучылар очрашып чыкты. Проект үрнәге буенча анкеталар тутырылды. Күбесен балалар үзләре тутырып, өлкәннәр имзалады. Ә кайбер өлкәннәребез ул анкеталарны , бик теләп, үз куллары белән тутырдылар. Әйтергә кирәк, бу эшне балалар бик хөрмәт белән һәм бик теләп башкардлар. Беррәттән видеоязмалар да яздырдылар .Алар бүгенге көндә «Наша общая Победа» сайтына урнаштырылып барыла. Дүрт видеоязма сайт җитәкчеләре тарафыннан хупланды. Тагын дүртәве чиратта тора. Анкета гына түгел, өлкәннәрнең сугыш чоры хатирәләрен һәр бала кулдан язып алды. Сүзләрен үзгәртмичә алар компьютерда җыелды һәм яңадан аларның дөреслеге өлкәннәр тарафыннан имзаланып, расланды. Мәктәптә бу вариантның бик бай эчтәлекле папкасы тупланды. Мәктәп музеена куелды. Укучылар бер-берсе алып килгән язмаларны өйрәнәләр. Бер караганда, ул чор истәлекләре еш барланса да, бу проект буенча килгән истәлекләрдә тагын да күп хатирәләр, хәтта яңалыклар бар. Күбесе тәэсирләндерә, хисләрне кузгата.
-
Неделя английского языка 11.02.2015

В рамках недели английского языка учитель Исмагилова Э.Р. проводила открытый урок в 8 классе на тему "Средства массовой информации". Цели и задачи урока заключались в развитии языковой компетенции учащихся через обобщение знаний по теме «Mass-Media», в побуждении учащихся к использованию уже известной лексики и информации на английском языке; в практиковании учащихся в устной речи по теме; в формировании системного представления учащихся о СМИ
-
Җиңүнең 70 еллыгына 09.02.2015

8 нче сыйныф укучылары Әхмәдиева Динә һәм Гаптерашитов Илсаф "Нур" балалар телестудиясенә быелгы уку елыннан йөри башладылар. Туган телне яхшы белгән, матур аралашкан, сөйләм сәнгатенең нечкәлекләренә төшенгән бу балалар районда үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Соңгы вакытларда алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тапшырулар төшерүдә катнашалар, район ветераннары белән очрашалар. Үз авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Шәйхулла бабайның да тормыш юлын өйрәнделәр, сугыш истәлекләрен барладылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгына 09.02.2015

Политинформация сәгатьләре "Сталинград сугышы"на багышланды.Икенче Бөтендөнья сугышындагы төп борылышның башлангычы булып торган Сталинград шәһәрен азат итү өчен халкыбызның тиңдәшсез көрәше хәтерләрдә мәңге сакланачак. Максат: Икенче бөтендөнья сугышында борылыш чоры булган Сталинград сугышының барышы һәм әһәмияте турында аңлату иде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы 08.02.2015

Укучылар һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чистарттылар, кардан арындырдылар.
-
Республиканская зарядка 07.02.2015

В школе продолжается проект "Республиканская зарядка"
-
Дәрестән соң 07.02.2015

Дәрестән соң да укучылар спорт белән актив шөгыльләнәләр. Һәр авылда хоккей мәйданчыклары актив эшли. Ялларда укучылар авыллар арасында хоккей матчлары оештыралар. Мәйданчыкларны үзләре карап, тәртипләп, чистартып торалар. Ялларда чаңгы шуалар. Балаларга ияреп, спорт белән дуслашучы гаиләләр саны да арта бара.
-
Учебная эвакуация 06.02.2015

Учебный день начался с тренировочной эвакуации. В коридорах здания прозвучал учебный тревожный сигнал, оповещающий о возникновении пожара. Все учащиеся, педагоги, техперсонал быстро и без паники покинули здание и уложились в норматив времени. Такие тренировки очень важны и необходимы, так как у людей вырабатываются определенные навыки безопасности, и в случае реальной чрезвычайной ситуации они будут действовать спокойно. Эвакуация была учебная, а пожарные-настоящие.
-
"Созвездие-Йолдызлык" 06.02.2015

6 нчы сыйныф укучысы Гаптерашитова Илләрия һәм 7 нче сыйныфтан Тимершәехова Язилә "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының муниципаль этабында вокал номинациясендә чыгыш ясадылар. Җырлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сайланды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 05.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Батырлык дәресләре үткәрелә. Бүген шуларның беренчесе булды.Укучыларны Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, сугыш һәм хезмәт батырлары , аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирү; укучыларга Афганистан һәм Чечня сугышлары, илебез халкы югалтулары турында төшендерү; гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү- дәреснең максаты әнә шулардан гыйбарәт иде.














