Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
“Могҗизалар кыры”
Опубликовано: 28.09.2026“Могҗизалар кыры”
Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә әти-әниләр һәм укучылар катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Могҗизалар кыры” исеме астында ярыш үткәрелде. Әлеге чарада Арча профилактика бүлеге җитәкчесе ЮХИДИ хезмәткәре Мөхәмәтҗанова Энҗе Газиз кызы да катнашты. Чараның төп максаты: юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүче гражданнар тәрбияләү, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен белүнең һәм аны үтәүнең әһәмиятен төшендерү. Ярыш барышында әти-әниләр һәм укучылар үзләренең көчләрен сынадылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кичә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бу чарада укучылар һәм әти-әниләр бик теләп катнашты. Энҗе Газиз кызы катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
К списку новостей











