Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Томан тозагында ниләр бар...
Опубликовано: 25.09.2026Томан тозагында ниләр бар...
Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә әдәбият сөючеләр өчен бик мәгънәле һәм истәлекле вакыйга булып узды. Мәктәбебездә язучы, прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Рәҗәп Фәтхетдин улы Бәдретдинов белән "Томан артында ниләр бар?" дип исемләнгән иҗади очрашу кичәсе үтте.
Әлеге мәдәни чараны Гөберчәк авылындагы М. Мәһдиев музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы оештырды һәм югары дәрәҗәдә алып барды. Очрашуның төп максаты – укучыларны татар әдәбиятының бай мирасы белән таныштыру, язучы иҗатына кызыксыну уяту һәм яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү иде.
Кичә бик җанлы һәм матур формада узды, милли җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Укытучылар һәм укучылар авторның "Томан тозагында" әсәре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Әсәрнең тирән серләренә төшенделәр, геройларның эчке дөньясын аңларга тырыштылар, язучының иҗади эшчәнлеге, әсәрләрнең язылу тарихы, идеяләре һәм киләчәк планнары турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Кунагыбыз белән җанлы әңгәмә шулкадәр мавыктыргыч булды ки, вакытның ничек үткәнен сизми дә калдык. Әлеге чараны оештыручыларга, ерак араларны якын итеп кайткан язучыбызга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә мондый матур чаралар булып торсын, әдәбият юлы безнең йөрәкләрне берләштерсен иде.
К списку новостей











