Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Новости Шушмабашской СОШ
Мәктәбебезнең 90 яшьлек юбилее !
Опубликовано: 20.12.2013
Бүген мәктәбебез үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итә. Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләребезгә чал керсә дә, үзебез инде өлкән яшьтә, арабызда әби-бабайлар булса да, һәркем аңа теләп кайта, ә туган мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне дә шуннан чыккан күренекле кешеләрнең дәрәҗәсенә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле,бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе – зур тарихлы Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бүгенге бәйрәмдә аларны искә алып үтми мөмкин түгел. Бездә атаклы , танылган врачлар да, югары даирәләрдә эшләүче олпат җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, оста эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр , халык мәхәббәтен яулаган артистлар,телевидение хезмәткәрләре,авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, җырчылар –без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!
К списку новостей
















