Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Россия чемпионы! 14.03.2021

12-13 март көннәрендә Казан шәһәренең "Ак барс" көрәш сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Мәктәбебезнең 8 класс укучысы Каримов Таһир Россия чемпионы булды! Таһирны һәм аның тренеры Саляхов М.Р.ны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Без бергә" фестивале 11.03.2021

"Без бергә" республика фестиваленең муниципаль этабында катнашып "Вокал-соло" номинациясендә Гарафутдинова Р. 2 дәрәҗә лауреат, "Народный инструментальный ансамбль " номинациясендә "Бөтерчекләр" коллективы-2 дәрәҗә лауреат, театр коллективы 3 дәрәҗә лауреат булды. .Ә "Декоративно-прикладное искусство" номинациясендә мәктәбебез күргәзмәсе 3 урынны алды. Котлыйбыз!
-
8 март белән! 08.03.2021

Мәктәбебездә 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык классларда бәйрәм чаралары үтте. Башлангыч классларда әдәби музыкаль композиция, урта өлештә "Батырлар һәм матурлар!" уен-ярышы, югары классларда "Где логика?" интеллектуаль уены үткәрелде.
-
"Әлифба "бәйрәме 04.03.2021

2 март көнне 1 класс укучылары Әлифба китабы белән саубуллашып , "Әлифба" бәйрәме үткәрде.Укучылар кораб белән сәяхәткә чыгып, сынаулар аша үтеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, матур җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясадылар. Укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез
-
Татарстан чемпионнары! 28.02.2021

25-27 февраль көннәрендә Мамадышта узган 2005-2008 нче елгы егетләр арасында "Сабантуй" журналы призына көрәш ярышында Каримов Т. һәм Халиуллин И. үз авырлыкларында җиңү яулап Татарстан чемпионнары булдылар! Котлыйбыз!
-
Теннис финал ярышлары 26.02.2021

Бүген башлангыч класслар арасында өстәл теннисы буенча финал ярышлары узды. Ярышның үз җиңүчеләре ачыкланды.аларны җиңүләре белән котлыйбыз
-
Пионербол ярышы 26.02.2021

5-6 классл кызлар һәм егетләр арасында пионербол ярышы узды
-
Квиз-уен
23.02.2021
21 февраль-Туган тел көне уңаеннан мәктәбебезнең рус теле һәм татар теле укытучылары "Молодая Гвардия" оешмасы тәкъдим иткән , туган тел көненә багышланган Квиз-уен үткәрделәр. Уен татар халкының җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
21 февраль-Халыкара туган тел көне
21.02.2021
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле;
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
21 февраль-ХалыкараТуган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә тантаналы линейка булып узды. "Тукай агачы" дизайн бизәлеше янында укучыларыбыз туган телгә багышланган шигырьләр сөйләде, милли җырлар җырлап , сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим итте.
-
Теннис ярымфинал ярышлары
19.02.2021
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә.Мәктәпкүләм өстәл теннисы буенча ярымфинал ярышлары узды.Финалга чыккан укучыларга уңышлар телибез.
















