Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Точка роста"-"Үсеш ноктасы" үзәге ачылу тантанасы 01.09.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Мәгариф "милли проекты кысаларында "Точка роста"-"Үсеш ноктасы" үзәге ачылды. Химия, биология, физика кабинетларына ремонт ясалып, җиһазландырылды, цифрлы лабораторияләр кайтты. "Үсеш ноктасы" үзәген ачу тантанасында Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мухаметова Алсу Фирдаусовна катнашты.
Сегодня в МБОУ "Шушмабашская СОШ" в рамках национального проекта "Образование" открылся центр "Точка роста". Отремонтированы и оборудованы кабинеты химии, биологии, физики. Кабинеты оснащены современной цифровой лабораторией.В открытии центра приняла участие заместитель главы Арского муниципального района Мухаметова Алсу Фирдаусовна.
-
Ярминкәләр гөрли 28.08.2021

28 август көнне Шушмабаш урта мәктәбе коллективы ярминкәдә һәм чәчәкләр күргәзмәсендә катнашты. Сатып алучыларга киң ассортимент: үз бакчабыздан җыелган җиләк-җимеш, яшелчәләр тәкъдим ителде.
-
Мәктәп бакчасында эш 06.08.2021

Җәйге чорда мәктәп бакчасында эш дәвам итә, бу атнада укучылар бәрәнге чүбен утап, су сиптеләр.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 01.08.2021

Мәктәптә хезмәт чиреге дәвам итә. Укучыларыбыз мәктәп яны тәҗрибә участогында җәйге практика үтәләр, хезмәт тәрбиясе алалар.
-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек дәвам итә 22.07.2021

Мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек дәвам итә. Педагогик коллектив мәктәптә ремонт , юу , чистарту эшләре белән мәшгуль.
- Прием в 1класс/ 1класска кабул итү 01.07.2021
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел! 21.06.2021

«Күбәләкләр» сәламәтләндерү лагеренда ЮИД отряды членнары белән берлектә, лагерьга йөрүче балалар өчен «Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел! дип исемләнгән профилактик чара үткәрелде.Бу чарада Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газизовна катнашты. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды.Лагерьга йөрүче һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды. Лагерьның соңгы көне бик файдалы һәм кызыклы үтте
-
Шахмат зонасы вчылу тантанасы 19.06.2021

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булды. Чарада Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вәзих улы катнашты. Әлеге чарада шахмат зонасын оештыруны башлап йөрүче Шушмабаш урта мәктәбе директоры Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна шахмат-җиңәргә, каршылыкларны җиңеп чыгарга һәм иң мөһим нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә торган спорт уены икәнен ассызыклады , укучыларны бу интеллектуаль спорт уенын яратырга, аның белән шөгыльләнергә өндәде. Чара укучыларның бәхетле балачак турындагы матур чыгышлары белән тәмамланды.
-
Сулыклар-табигать байлыгы 18.06.2021

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда бүгенге көнебез "Сулыклар табигать байлыгы" дип аталды. Без балалар белән Шушма елгасына сәяхәткә бардык. Елга буйларында сулар кереп чәчрәтеп уйнадык. Тәннәребезгә шифа, көч алдык. Көнебез күңелле үтте.
-
Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының 17 нче көне 17.06.2021

Бүген лагерьда 17 нче көн. Мәктәпнең "Самостоятельные дети" отряды лагерьга йөрүче балаларга "Россия без табака" акциясен уздырдылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап,рәхәтләнеп ял иттеләр. Көнебез бик файдалы узды.
















