Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Имтиханнарга әзерлек 18.05.2022

9 һәм 11 класс укучыларының имтиханнар бирү чоры якынлаша.Бүген укучылар сайлау фәннәреннән пробный имтихан эшлиләр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2022

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңанннан тантаналы митинг үткәрде. Митингта Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Галимуллин Ильшат Ахатович катнашты. Ватан өчен сугышта газиз гомерләрен корбан иткән ил уллары истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде, батырлар данына венок куелды. Батырларның даны мәңгелек!
-
Җиңүнең яшь геройлары!
06.05.2022
Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә ветеран укытучыларыбыз белән очрашу булды. Театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз К Тимбикованың "Кызыл алмалар" спектаклен куйдылар. Шулай ук Шекә башлангыч мәктәбе фольклор түгәрәгенә йөрүчеләр "Сыер саклаганда" күренешен тәкъдим иттеләр. Әлеге чаралар Бөек Җиңүнең 77 еллыгына барыбызга да менә дигән бүләк булды. Афәрин, егетләр һәм кызлар!!!
-
Агач утырту көне 03.05.2022

30 апрель -агач утырту көне уңаеннан мәктәбебез коллективы "Сад памяти" акциясендә катнаштылар. Агач үсентеләре утырту , аларны тәрбияләү Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу максатыннан үткәрелә.
-
Язгы өмә 29.04.2022

Бүген мәктәбебез укучылары мәктәп яны территориясен чистарту өмәсендә катнаштылар. Карлар эреп бетте, хәзер инде тырмалау, җыештыру эшләре башланды.
-
Татар теле кабинетына исем бирү тантанасы 28.04.2022

Туган телләр атналыгы кысаларында мәктәптә якташыбыз, авылдашыбыз Марзия Фәйзуллина истәлегенә багышланган зур чара булып узды. Мәктәбебез директоры Шаймарданова Р.Г. татар теле кабинетына Марзия Фәйзуллина исеме бирелү хакында укучыларга җиткерде.Марзия Фәйзуллина иҗатын яратырга өндәде. Кичә матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
-
26 апрель-Тукай көне 26.04.2022

26 апрель-бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаннан мәктәбебездә бәйрәм концерты, шигырь бәйрәме булып үтте. Көн дәвамында укучылар һәм укытучылар милли киемнәрдән йөреп бәйрәм атмосферасын булдырдылар. Мәңге яшә, Тукай!
-
Дәүләт флагы күтәрүнең бердәм көне 25.04.2022

25 апрель Россия Федерациясенен Дәүләт флагын күтәрү көне буларак игълан ителде.Шушы уңайдан бүген иртәнге тантаналы линейка дәүләт флаглары каршында Россия һәм Татарстан гимнын тыңлау белән башланып китте .
-
22 апрель -Җир көне 22.04.2022

22 апрель-Бөтендөнья Җир көне уңаеннан биология укытучысы Хадиева Р.Р. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында туган җиребезне саклау, Җир-ананың кыйммәте тагын бер кат ассызыкланды. Укучыларга экологик тәрбия бирүдә мондый чараларның әһәмияте бик зур.
-
Язгы өмә 22.04.2022

Бүген "Язгы игелелеклелек атнасы" кысаларында язгы өмә үткәрелде. Укучыларыбыз 22 апрель көне уңанннан символик галстуклар белән мәктәп яны территориясендә кар таратуда катнаштылар.
















