Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Туган тел көне 21.02.2023

21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Мәктәп фойесында "Туган телем-иркә гөлем" күргәзмәсе эшләде. Милли орнаментлар таккан, калфак, түбәтәйләр кигән укучылар бүген аеруча матур иде. Матур җырлар, татар халкы әдипләренең шигырьләре , биюләр белән алып барылган әдәби-музыкаль композиция туган телебезгә карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләүдә зур өлеш кертте.
-
Арчада экскурсиядә 20.02.2023

Бүген мәктәбебезнең 7 класс - агрокласс укучылары Арчада экскурсиядә булып кайттылар.Укучылар "Казан арты" тарихи-этнографик музеенда бик күп информация тупладылар. Агрокласс укучылары КФХ Бариев Р.Х ның "Якты көн" кошчылык фабрикасында кунакта булдылар , тавыклар, чебиләр үстерү технологиясе белән таныштылар. Аннары соң Мөндеш авылында урнашкан КФХ Гарипов Х.К .нын сыер фермасында экскурсиядә булып, сыерлар белән якыннан танышып, аларның яшәү шартлары, тукландыру технологияләре турында өйрәнделәр. Һәр ике хуҗалыкта да үтә тырыш, максатчан ,үз авылын , хезмәтне яратучы хөрмәткә лаек шәхесләргә авыр эшләрендә зур уңышлар теләдек. Әлеге бик кирәкле, файдалы экскурсияне оештыручы Арча районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Абдуллин Л.И.ка, финанс бүлеге мөдире Абдуллин М.Р. ка олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
-
Сау бул, Әлифба! 20.02.2023

Мәктәбебезнең 1 класс укучылары өчен "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә әти-әниләр дә катнашты. Укучылар үзләренең яраткан Әлифба китабы белән саубуллашып төрле өлкәләрдә үзләренең белемнәрен, мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Укучыларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
15 февраль- герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023

Бүген герой -шагыйрь , Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә күптөрле чаралар үткәрелде. Герой-шагыйрь иҗатын, тормышын яктырткан китап күргәзмәсе эшләде. Укучыларыбыз Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләде. Бик күп укучыларыбыз "Татар уллары- 2023" акциясендә катнаштылар. Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган "Батырлык гасырларда саклана " дип исемләнгән кичә узды. Батырларның даны мәңгелек!
-
Парламент дәресе 15.02.2023

Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы” дип игълан итте.Шушы юнәлештә мәктәпләрдә төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрелә.Бүген 8 нче сыйныфта”Без –Россия гражданнары” исемле парламент дәресе үткәрелде. Анда укучылар Россиядә һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр, парламент эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
-
15 февраль-Әфганчы сугышчы-интернационалистлар көне 15.02.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә әфганчы ветеран-интернационалистлар белән очрашу булды. Очрашуга үзебезнең җирлектәге 5 әфганчы килде. Ветераннарыбыз укучылар белән үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, балаларга киңәшләрен бирделәр.Илебезнең тынычлыгын саклауга өлеш керткән һәрбер солдатка җылы сүзләр, тирән ихтирам хисе җиткерелде. Илебез азатлыгы өчен корбан булган ил уллары истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде.
-
"Кызыл, сары, яшел"- интеллектуаль уен 14.02.2023

Бүген мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен "Кызыл, сары, яшел" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.Чарада Арча районы ГБУ " БДД" профилактика бүлеге җитәкчесе Мухаметзянова Э.Г. катнашты. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре искә төшерелде, ребуслар, башваткычлар, табышмаклар чишелде, Очрашу ахырында Энҗе Газизовна укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Мөһим сөйләшүләр 13.02.2023

Бүген " Разговоры о важном " проекты кысаларында "Россия в мире" темасыныа дәресләр булып үтте.Сөйләшүләр барышында Россиянең бөтен дөньяга биргән атаклы шәхесләре, икътисады, мәдәнияте хакында презенацияләр , видеороликлар тәкъдим ителде. Укучылар зур горурлык хисе белән илебез турында күп информация тупладылар.
-
Чаңгы юлы -2023 13.02.2023

11 февраль көнне илебез буенча "Чаңгы юлы-2023" спорт бәйрәме булып үтте. Безнең мәктәп коллективы да бу чарадан читтә калмады. Шимбә , дәресләрдән сон укытучылар һәм техник хезмәткәрләр табигатькә чыкты. Саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуып, тәмле коймак һәм самавырдан хуш исле чәйләр эчеп , ял иттек. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман 10.02.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" проекты кысаларында Арча районының почетлы гражданины, хезмәт ветераны Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу үткәрелде. Театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Каз өмәсе" фольклор күренешен тәкъдим итте. Рая ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш юлы, хезмәт юлы белән таныштырды, сугыш чоры баласы буларак мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Рая Ахуновнага ныклы саулык -сәламәтлек, озын гомерләр, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр телибез!
















