Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Зоя Космодемьянскаяга 100 яшь 13.09.2023

13 сентябрь-герой-партизан Зоя Космодемьянскаянын 100 еллык туган көне. Шушы уңайдан тәрбия эшләре киңәшчесе Самигуллин Ф.Ф. укучыларга "Зоя " дип исемләнгән нәфис фильм тәкъдим итте.
-
Капля жизни 04.09.2023

3 сентябрь-терроризмга каршы теләктәшлек көне уңаеннан мәктәбебез укучылары "Капля жизни" проектында катнаштылар. Беслан фаҗигәсендә һәлак булганнарны искә алып 1 минутлык тынлык игълан ителде. Укучыларыбыз мемориалны җыештырып, тәртипләделәр, теләктәшлек белдереп гөлләргә су сиптеләр.
-
Народные художественные промыслы Республики Татарстан 02.09.2023

В рамках Года национальных культур и традиций в МБОУ “Шушмабашская СОШ” прошли классные часы на тему "Народные художественные промыслы Республики Татарстан". Проведенные классные часы способствовали формированию у обучающихся представления важности и сохранения развития духовных ценностей, возрождения исконных национальных традиций, развитие национальных ценностей, обычаев культуры и традиций народов Республики Татарстан.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме белән! 01.09.2023

Бүген мзктзбебез үзенең яраткан укучыларын кабаттан үзенә җыйды. Барлык укучыларны дәрескә чакырып 1 нче кыңгырау тавышы яңгырады.Тантаналы линейкада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ринат Мансурович, "Кырлай" агрофирмасы җитәкчесе Каримов Марат Габделхаевич, "Северный" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мухлисов Илнар Ильясович, авыл җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вазыйхович катнашты. Бәйрәмебезне ветеран укытучылар тагын да ямьләндерде. Укучыларга, укытучы-остазларга уңышлар телибез! Хәерле сәгатьтә!!!
-
"Алдынгылар хәрәкәте"нә старт! 01.09.2023

Бүген, тантаналы линейкада "Алдынгылар хәрәкәте"-"Движение первых" оешмасы эшчәнлегенә старт бирелде. Алдынгылар хәрәкәтенең девизы әйтелде, кызлар "Алдынгылар хәрәкәте"нең флешмобын тәкъдим итте.
-
22 август-Россия Дәүләт флагы көне 22.08.2023

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне . Әлеге бәйрәм белән барлык укучыларны, укытучыларны котлыйбыз! Илебезнең лаеклы егетләре, кызлары булып , үз иленең патриотлары булуын телибез.
-
Бәйрәм белән! 03.08.2023

2 август көнне Шушмабаш урта мәктәбендә Арча муниципаль районы яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, "Форпост" оешмасы, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән бәйрәм оештырды. Программада кызыклы уеннар, хәрәкәтле ярышлар урын алган иде. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре 28.07.2023

Мәктәбебездә атна буена яңа уку елына әзерлек эшләре башкарылды. Мәктәп эчендә косметик ремонт ясалды, мәктәп яны территориясе , бакчада эш гөрләде.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 22.07.2023

Мәктәп бакчасында эшләр дәвам итә.Сарымсак, карлыган уңышы инде җыеп алынды, Бүгенге көндә укучыларыбыз бик тырышып чия җыйдылар.
-
"Хуш,лагерь! Күңелле ял иттек синдә" 21.06.2023

Менә 21 көнгә исәпләнгән җәйге мәктәп яны лагеры тәмамланды. Балалар лагерьга бик теләп йөрделәр.Тәмле итеп ашадылар,төрле кызыклы уеннар уйнадылар,сәяхәтләргә бардылар.
Алда каникуллар.Исән-сау ял итеп, көч җыеп яңа уку елында балаларыбызны көтеп калабыз." Хуш, лагерь! Күңелле ял иттек синдә" дип өйләргә таралыштылар.
















