Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
чишмәләрне чистарту акциясе 23.05.2013

Чишмәләрне чистарту акциясе дәвам итә. 10А класс укучылары "Мөхәмәдулла чишмә"сен үз карамагына алдылар. Чишмә тирәсен чистартып, чүп-чарлчрын ягып, чәчәкләр дә утырттылар.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 23.05.2013

Мәктәбебез укучылары "Самостоятельные дети" проекты кысаларында Шушмабаш авылының үзәк урамында тәмәке тартучы абыйлар янына барып, аларга тәмәкенең зарары турында сөйләделәр.Тәмәке тартучыларның күп очрамавы -сөенечле күренеш.
-
Варисларга алу 20.05.2013

20 апрель көнне 4 класс укучылары варислар сафына керделәр. Кичә бик матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар канәгать калдылар.
-
Поздравляем! 16.05.2013

Ученик 10 класса Нуриев Наиль участвовал в республиканском конкурсе "Юные Кулибины-2013" и награжден дипломом III степени. Молодец!
-
Район буенча футбол ярышы
16.05.2013
Бүген, безнең мәктәп укучылыры командасы, район дәрәҗәсендә уздырылган футбол ярышында катнашып, 2 урын яулап кайттылар. Афәрин, молодцы егетләр!
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 16.05.2013

Бүген мәктәптә район наркологы Ахмедзянов Рөстәм Адгамович, балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Хидиятуллина Алсу Айдаровна, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Бакирова Альбина Фанисовна белән очрашу булды. Кунаклар укучыларга эчтәлекле лекция, кирәкле информацияләрне аңлатты, укучылар исә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.Очрашу эшлекле атмосферада узды. Очрашуда катнашкан кунакларыбызга мәктәп коллективы тарафыннан рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
"Юный программист" республика конкурсында җиңүчеләр 16.05.2013

Безнең мәктәп укучылары Республикада дәрәҗәсендәге "Юный программист" конкурсында катнашып беренче урын алып кайттылыр. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы!
-
Универсиада дәресләре 15.05.2013

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә бердәм Универсиада дәресләре үткәрелде. Дәресләрдә укучылар Универсиада объектлары белән таныштылар, универсиада спорт төрләренең логотипларын өйрәнделәр, мәктәбебез спортсменнары үзләренең уңышлары өчен алган медальләре белән сөендерделәр. Универсиада объектларына экскурсиягә бару мөмкинлеге белән таныштылар. Мәктәбебез укучыларының спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары күп. Киләчәктә укучыларыбыз чын спортсменнар булып районыбыз, республикабыз, илебез данын яклап чыгыш ясарлар дип өметләнәбез!
-
Бердәм Экология дәресләре 15.05.2013

Бүген мәктәбебездә Бердәм Экология дәресләре узды.Дәресләрдә укучылар авылыбыз экологиясен, чишмәләребезнең торышы, үткәрелгән экологик акцияләр турында сөйләштеләр, табигатьне саклау буенча үз идея һәм фикерләрен җиткерделәр. Әйдәгез, туган як табигатебезне саклыйк һәм яклыйк!
-
Универсиада дәресләре 15.05.2013

Универсиада һәм Гаилә көне уңаеннан бүген, көннең икенче яртысында укучылар, әти-әниләр катнашында спорт бәйрәме булып узды. Укучылар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
















