Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Чишмә операциясе 20.05.2014

19 май көнне 10 класс укучылары класс җитәкчеләре Рүзилә Рафиковна җитәкчелегендә авылыбызның төп су бирә торган чишмә янын җыештырдылар.
-
БДИ турында 20.05.2014

Бүген 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары мәктәбебезнең БДИнарында организатор булачак укытучылар белән очрашты. Алар укып кайтканнан соң имтиханның тәртибе, нинди шартларда үтәчәге, укучыларга куелган таләпләр белән таныштырдылар.
-
Арча социаль гуманитар техникумы кунаклары 19.05.2014

Бүген мәктәбебезгә Арча социаль гуманитар техникумы директоры һәм аның урынбасары килде. Алар укучыларга укырга керү тәртибе, нинди юнәлешләрдә укып булганлыгын сөйләделәр. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Юный программист-2014 19.05.2014

Наш ученик: Каримов Камиль(руководитель-учитель информатики Нуризянов Э.Т.) успешно выступил в республиканском туре XVIII республиканском конкурсе "Юный программист-2014" среди учащихся общеобразовательных школ и обучающихся учреждений среднего профессионального образования на базе ДОКЛ «Байтик». Поздравляем!
-
"Варисларга кабул итү тантанасы" 17.05.2014

Бүген мәктәптә 4 класс укучыларын варисларга кабул итү тантанасы булды. Алдынгы варислар булачак варисларга галстуклар бәйләделәр. Варислар ант кабул итте, Татарстан варислары Гимны яңгырады. Бәйрәм "Шушмабаш гимны" белән тәмамланды.
-
Язгы аҗаган 17.05.2014

Бүген бездә ел да көтеп алына торган, яраткан чараларның берсе - Язгы аҗаган булып үтте. Укучыларыбыз стройда атлау, мылтыктан ату һәм башка төрле ярышлырда көч сынашты. Егетләр белән беррәттән төгәл һәм батыр кызларыбыз безне сокландырды.
-
Спорт бәйрәме 17.05.2014

Ел саен көннәр җылынып, агачлар яфрак ярып, табигать яшелләнгәннән соң мәктәп яны спорт мәйданчыгында "Спорт бәйрәме" үтә. Укучылар төрле спорт төрләре буенча ярышып көч сынаша, үзләренең әзерлеген күрсәтә.
-
Футбол буенча район ярышы 16.05.2014

Мәктәбебезнең футбол командасы безне тагын сөендерде! Районда уздырылган финал ярышларында егетләребез 3 урынны яулады! Афәрин, егетләр!
-
Ачык ишекләр көне 16.05.2014

9 класс укучылары Арча агропромколледжының ачык ишекләр көнендә булып, уку шартлары, мөмкинлекләре белән танышып кайттылар
-
"Төньяк балкышы"көрәш ярышлары 15.05.2014

Бүген мәктәптә ООО "СХП "Северный" беренчелегенә татар башкорт көрәше буенча ярыш булды.Ярышта Шушмабаш, Ашытбаш, Кенәр, Пөшәңгәр мәктәп командалары катнашты. Кискен көч сынашуда Шушмабаш мәктәбе 1 урынны яулады. Җиңүчеләргә ООО "СХП" "Северный" җитәкчесе Хайруллин Рөстәм Габдуллаҗанович исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.Җиңүче егетләребезне котлыйбыз! Рөстәм Габдуллаҗановичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
















