Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Солдат әнисенә хат 06.03.2024

"Солдат әнисенә хат" акциясе кысаларында һәм 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан махсус хәрби операциядә катнашучы батыр солдат егетләребезнең әниләрен бәйрәм белән котладык. Укучыларыбызның теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткердек. Хәйрия концертында җыелган кечкенә генә ярдәмебезне тапшырдык. Батыр ил уллары үстереп биргән, олы йорәкле әниләргә саулык-сәламәтлек, чиксез сабырлыклар телибез.
-
Строевой смотр 1-11 классов 05.03.2024

Школьный строевой смотр с участием 1-11 классов прошел в нашей школе. Заряд хорошего настроения, ярких впечатлений и патриотический настрой получили все!
-
2024 ел- Гаилә елы 05.03.2024

Президентыбыз В.В. Путин тарафыннан Россиядә 2024 ел - Гаилә елы итеп игълан ителде. Шушы уңайдан 5 класс җитәкчесе Хадиева Р.Р. әти-әниләр белән "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасына түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү үткәрде. Рузилә Рафиковна әти -әниләрне гаиләдә бала тәрбияләү кыйммәтләре белән эшлекле рәвештә таныштырырга өндәде. Һәр әни үзенә бирелгән гаилә кыйммәтләре хакында чыгыш ясады. Әниләр укучыларга мастер-класс күрсәтеп, аларны тренингка чакыру алымнары , гаиләдә кирәкле шәхси сыйфатлар үстерүне камилләштерү бунча чаралар да тәкъдим итте. Әлеге чараны үткәрүче Рузилә Рафиковна куйган тәрбияви максатларына тулысынча иреште.Афәрин!
-
РобоАрск 02.03.2024

РОБОАРСК проекты буенча оештырылган робототехника конкурсында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Юсупов Карим һәм Сабирзянов Камил 1 урынны, ә 6 сыйныф укучылары Юсупов Булат һәм Шаяхметов Назиль 2 нче урынны алдылар. Җитәкчеләре информатика укытучысы Самигуллин Ф.Ф. ны, укучыларыбызны котлыйбыз, алда да уңышлар теләп калабыз. Оештыручыларга олы рәхмәт белдерәбез!
-
Чаңгы ярышы 27.02.2024

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч класс укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Көн матур, балалар шат булып калды.
-
Ягез әле Егетләр 23.02.2024

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәктәбебездә 5-11 класс егетләре арасында "Ягез әле Егетләр" бәйгесе узып китте.
-
Кышкы ГТО 21.02.2024

Мәктәбебез укучылары арасында кышкы ГТО фестивале үткәрелде
-
Пробный имтихан 21.02.2024

Пробный имтиханнар дәвам итә. Чираттагысын бүген химия фәненнән 9 һәм 11 класслар үтте.
-
Мөһим сөйләшүләр 19.02.2024

Бүген "Разговоры о важном" проекты кысаларында патриотик рухта 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дәресләр булып үтте.
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 15.02.2024

Бүген, 15 февраль- Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 35 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә эфганчы ветеран интернационалистлар Шаймарданов А.Р. һәм Набиев Ф.М белән очрашу булып узды. Укучылар белән килгән кунаклар арасында бик матур , эчтәлекле аралашу оештырылды. Ветераннар укучыларга сәламәт булырга , яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, тәртипле һәм тәрбияле булырга диеп үзләренең үгет нәсихәтләрен җиткерде. Илебезнең булачак сакчыларына уңышлар теләделәр.
















