Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Бөек шагыйрь Тукайны искә алып 26.04.2017

Илдә туган ил улы син,
Илдә яндың нур булып,
Ил күгендә яз идең син,
Илдә калдың җыр булып - дип язган Гамил Авзал. Тукай һәрвакыт күңелләрдә сакланыр. Шекә башлангыч мәктәбендә Тукай шигырьләрен, тормыш юлын искә төшерделәр.
-
Тукай туган көнне каршылап 26.04.2017

Бүген мәктәпләрдә зур бәйрәм - Бөек Тукай туган көн! Шул уңайдан мәктәбебезнең барлык укучылары бүген татар халык милли киемнәреннән, татар орнаментлары элементлары белән бизәлгән киемнәрдән укыйлар. Кемдер чулпы таккан, кемдер чигүле алъяпкыч бәйләгән, кемдер укалы камзул кигән, кайсыдыр чигүле түбәтәйдән... Бүгенге матур кояшлы көн күз явын алырлык зәвыклы татар егетләре -кызларының матурлыгын тагын да арттыра кебек. Татар халкыбызның милли киемнәре, традицияләре буыннан-буынга күчсен, яшьләребез татар милләте рухында тәрбияләнсен иде.
-
Бездә дуслык 26.04.2017

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары детсад балалары белән һәрвакыт аралашып яши. Төрле чараларга бер-берләренә кунакка йөри. Бүген укучылар детсадта кунакта.
-
23 апреля «Семейное чтение любимых книг» 23.04.2017

23 апреля «Семейное чтение любимых книг» (Всемирный день книги и авторского права) В этот день всем ученикам и учителям было выручена домашнее задание всей семьей читать книги,посетить сельские библиотеки.
-
22 апреля «Экологический уикенд» Международный день Матери Земли 22.04.2017

В этот день в нашей МБОУ «Шушмабашская СОШ» Вильданова Г.Ш.провела театрализованное экологическое мероприятие с первоклассниками на тему «Салкын чишмә аланында”. В 5 классе Хадиева Р.Р проводила классный час на тему “Экологическое ассорти”. В начальных классах Сунгатуллина Ф.М. проводила экологический урок «Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы».
-
21 апреля отмечается день “Марш добра» «Спортивный Татарстан» 21.04.2017

В этот день в нашей МБОУ Шушмабашской СОШ прошли флешмобы среди 1-8 классов по популяризации добровольчества. На весь день ученики и учителя взяли на себя хорошее доброе настроение и энергию, чтобы хорошо учиться и трудиться.
-
Гасырлар мөгаллиме 20.04.2017

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә "Гасырлар мөгаллиме" дип исемләнгән кичә булды. Ветеран укытучыларыбыз - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриҗанова К.Г. һәм тарих укытучысы Җаббарова Н.А. укучылар өчен класстан тыш чара үткәрде. Мөхтәрәм укытучыларыбыз "Шушмабаш авылы тарихы" китабы турында мәгълүмат бирделәр, үз авылыңның тарихын белергә, өйрәнергә кирәклеген аңлаттылар. Китапны бастырып чыгаруда башлап йөрүче ветеран укытучыбыз Кәүсәрия Габделхаковна авылыбыз тарихының без белмәгән нечкәлекләрен укучыларга тәкъдим итте, изгеләр чишмәсе турында язылган шигырен укып сөендерде. Мәктәпнең "Туган як" музеен оештыручы укытучыбыз Нургазидә Абдулловна музей экспонатларын туплау тарихы белән таныштырды, музейны тулыландыруга укучыларның ярдәме кирәклеген ассызыклады. Очрашу талантлы укучыларыбызның чыгышы белән үрелеп барды. Кичәдә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз - Фатхрахманова Р.М., Самигуллин Э.С., Давлетшина Ф.А., Валеева Н.Ф.укучыларга үзләренең төпле киңәшләрен җиткерде.
-
20 апреля день “Спасая жизни!”(Национальный день донора в России) 20.04.2017

“Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел «Добрый Татарстан» Мәрхәмәтле Татарстан “ акциясе кысаларында 20 апрель “Спасая жизни!”(Национальный день донора в России) көнендә 6,7 класс укучыларына тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
“Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов белән очрашу. 20.04.2017

Бүген безнең мәктәпкә “Дом дружбы народов” хезмәткәре җырчы һәм төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Фидаис улы Шигапов килде. Ул укучыларга музыка һәм музыка уен кораллары турында файдалы мәгълүмат бирде, Г.Тукай иҗатын искә алды һәм татар халык көйләрен Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Укучыларның да актив катнашуларына иреште, үзләре дә “артист” булдылар.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 19.04.2017

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү профилактикасы буенча белгечләр белән очрашу булды. Очрашуда Арча башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин М.К., психолог Шаесламова М.Ф., Арча район больницасының хатын-кызлар консультациясе акушеры Бадретдинова А.Г. катнашты. Белгечләр укучыларга хокук бозуларның профилактикасы турында бик күп кирәкле мәгълүмат җиткерделәр, җәйге ялларга киткәндә, юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, велосипед, скутрлар белән йөрү өчен кирәкле таләпләрне искәрттеләр. Аннан соң кызлар акушер-гинеколог белән әңгәмә кордылар, егетләр Мансур Камбиловичка үзләренең сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
















