Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Лагерыбызның өченче көне 03.06.2017

Бүгенге матур кояшлы иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Бүген алар берсеннән-берсе матур итеп киенеп килгәннәр. "Исәнме, матур җәй! " исемле концерт- тамаша күрсәттеләр.Биеделәр,җырладылар, матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Көннең икенче яртысы " Юлда сак бул! " тәрбияви чарада катнаштылар. Көнебез күңелле үтте.
-
Лагерыбызның 2 коне 02.06.2017

Бүген көн бик матур.Балаларны каршы алганнан соң иртәнге зарядканы үтәгәннән соң тырышып эшкә керештек.Бакчада укучыларыбыз иртәнге ашка кадәр кәбестә утырту белән мәшгуль булдылар.
-
"Бәхетле балачак" 02.06.2017

Бүген иртәдән үк көн бик матур,кояшлы, җылы. Без балалар белән саф һавада төрле уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысында "Бәхетле балачак " темасына рәсемнәр конкурсы уздырылды. Көн бик күңелле узды.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне. 01.06.2017

Бүген мәктэбебездә "Күбәләкләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. 1 июнь балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда төрле конкурслар үтте, балалар биеделәр,җырладылар,күңелле уеннар уйнадылар.
-
Хезмәт һәм ял лагере 01.06.2017

Бүген мәктәбебез дә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады.Лагерьга килгән балаларны каршы алып көнне башлап җибәрдек.Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды куллар куйдырылды.
-
Хезмәт һәм ял лагере 01.06.2017

Көн яңгырлы булуга карамастан укучыларыбыз бик тырышып эшләделәр.Китапханәче Ләлә Фоатовнага китапларны тәртипкә китерергә булыштылар
-
Без тарихта эзлебез 30.05.2017

Шекә мәктәбе укучылары Кырлай музеена экскурсиягә бардылар. Кечкенә Апуш-Бөек Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.Экспонатларны , укучылар иҗатын карап йөрделәр.
-
Котлыйбыз 27.05.2017

27 нче май көнне Казан шәһәренең Пирамида залында республика олимпиадасы җиңүчеләрен , аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңү яулаган укучыларны һәм аларның остазларын ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттәхов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.И. Вәлиев, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар котлады. Тантаналы чарада мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Алинә һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. дипломнар белән бүләкләнде.
-
Сау бул, мәктәп!
27.05.2017
25 май иртәсе... Чәчәк кебек киенгән кызлар, кияү егетедәй чибәр егетләр "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен үткәрде... Күзләрдә шатлыклы елмаю очкыннары белән беррәттән
күз яшьләре җемелди. Чыннан да, мәктәп белән хушлашу мизгелләре, яраткан укытучылардан аерылу, әти-әниләрнең җылы канаты астыннан чыгып китү минутлары җиңелләрдән түгел . 11 ел буе ныклы белемле , тәрбияле, игелекле, шәфкатьле балалар тәрбияләгәнбез икән дип, горурланып утырды бүген укытучылар. Ә бәйрәм, дөрестән дә, искиткеч иде...
-
Без бүген походта 26.05.2017

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары бүген походта булды. Уха пешерелде.Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңелле итеп көн уздырдылар.
















