Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
"Ягез әле,егетләр" 22.02.2018

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган 5-8 класс егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе үткәрелде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без егетләрне төрле өлкәдәге һөнәрләрләрен сынадык. Егетләребез бәйгедә кадак та кактылар, бәрәңге әрчеделәр, төрле интелектуаль сорауларга җавап бирделәр.Бәйрәм бик күңелле булды
-
Бәйрәм белән! 22.02.2018

Ватанны саклаучылар көне -
Чын ирләрнең бүген бәйрәме.
Туар таңнарыбыз тыныч булсын,
Артсын бәхет-шатлык күләме!
Бәйрәм унаеннан укучыларыбыз үз куллары белән әтиләргә бүләк ясадылар. Күңел җылысын бире пэшләгән эшләре бик матур килеп чыкты. Әти-әни тигезлеге белән үссен балалар!
-
Дөньяда иң матур тел 21.02.2018

Туган тел көне уңаеннан 21 нче февральдә "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Күренекле шәхесләрнең иҗаты искә төшерелде, туган тел турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Кичәне оештыручы укытучыларга һәм катнашкан укучыларга бик зур рәхмәт.
-
Үткәнен белмәгән халыкнын киләчәге юк 21.02.2018

Мәктәбебез музееннан бүген укучылар өзелмәде. Берәүләрне авыл , мәктәп тарихы кызыксындырса, икенчеләр Бөек Ватан сугышын яктырткан экспонатлар янында булды. Ничек кенә булмасын һәр укучы үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.
-
Хоккей 2-4 һәм 5-6 класслар 21.02.2018

Айлык кысаларында бүген мәктәбебездә 2-4 класс малайлары 5-6 класс егетләренә каршы хоккей ярышында катнаштылар.Уен бик көчле булды. Кечкенә генә булуларына карамастан башлангыч сыйныф малайлары сынатмадылар.Уенның бөтен тәртипләрен саклап бик матур уен күрсәттеләр.Нәтиҗә 2:7 5-6 класслар файдасына.
-
Законнарны төгәл үтә 20.02.2018

Тарих атналыгы кысаларында "Законнарны төгәл үтә" дип исемләнгән интеллектуаль-хокукый бәйге үтте. Ачык чарада 6-7 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар хокукый мәсьәләләр чиштеләр, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, үзләрен чын хокук белгечләре итеп күрсәттеләр. Афәрин!
-
5-8 класслар арасында чаңгы ярышы 20.02.2018
Кыш килде, салкын урамда.Ә без куркып тормыйбыз.Чана-чаңгыларны алып,Тауда шуып уйныйбыз.Салкын диеп тормыйча бүген 5-8 класслар арасында чаңгы ярышы булып узды. -
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 19.02.2018

Әле кайчан гына мәктәп ишекләрен киң итеп ачып укучыларны кабул иткән булсак, инде бүген Әлифба бәйрәмнәре гөрли. Мәктәбебезнең 14 укучысы, ныклы әзерлек белән бәйрәм итеп, беренче китап белән хушлашты. Әти-әниләр катнашында үткән әлеге бәйрәм яхшы кәеф, күтәренке рухта үтте. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Атналыклар дәвам итә... 19.02.2018

Мәктәбебездә туган тел һәм тарих атналыгы башланды. Атна дәвамында укучыларны интеллектуаль бәйгеләр, эчтәлекле класс сәгатьләре, күңелле чаралар көтә.
-
Батырлык дәресләре 17.02.2018

15 февраль-Әфган сугышы геройларын искэ алу көне уңаеннан мәктәптә батырлык дәресләре үтте. Класс җитәкчеләре Әфган сугышы геройларының батырлыгы, әфганчы-интернационалист якташларыбыз хакында укучыларыбызга күп мәгълуматлар җиткерделәр, әфган җирендә башын яуда салган газиз якташларыбыз истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
















