Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Тәрбия чаралары 06.12.2018 Бу көнне без тәрбия чараларына багышладык. 4 класс укучылары “Мин – бала, мин – кеше” дигән баш астында үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Озайтылган көн төркеме тәрбиячеләре исә укучыларыбызга республикабызда нәшер ителүче газета-журналлар аша журналист һөнәренә кызыксыну уяттылар, QR код белән эш итәргә өйрәттеләр.

-
Ачык дәресләр 05.12.2018 1 класста үткән әдәби уку дәреседә укучылар ирен-ирен [w] һәм ирен-теш [в] авазлары. В,в хәрефләре белән таныштылар. 4 класста исә сынлы сәнгать дәресе итеп йолдызлы күккә сәяхәт иттеләр.

-
Атналыкның икенче көне 04.12.2018 Атналыкның икенче көнендә 2 класста “Тере почмак хайваннары” дип аталган әйләнә-тирә дөнья дәресе узды. Дәрестә укучылар тере почмак хайваннарының күптөрлелеген һәм аларны тәрбияләү ысулларын өйрәнделәр. Физик тәрбия укытучысы Вафина Г.Р. җитәкчелегендә “Батырлар бәйгесе” үтте. Көннең икенче яртысында 3 класста “Адымнар – нык, юллар имин булсын!” дигән баш астында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класстан тыш чара уздырылды.

-
Башлангыч класслар атналыгы 03.12.2018

Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы башланды. Атналыкны ачу линейкасында укучыларга атналык расписаниесе игълан ителде. 1 класста "Митя һәм Гриппус вирусы" дип аталган ачык тәрбия чарасы узды. Укучылар грипптан саклану алымнары турында мәгълүмат алдылар. Чара һәркем өчен файдалы булды.
-
Битва хоров 30.11.2018

Бүгенге иртә мәктәбебездә “Битва хоров” чарасы белән башланып китте. 5-8сыйныф укучылары әни турында җыр җырладылар. Һәрбер сыйныф тырышып әзерләнгән. Барлык укучылар да актив катнашып матур чыгыш ясадылар
-
Флешмоб 30.11.2018

Инглиз теле атналыгы кысаларында үткәрелгән флеш-моб укучыларының күңеленә хуш килде. Һәрберсе рәхәтләнеп биеп күңел ачты.
-
Правила английского чаепития 29.11.2018

Инглиз теле атналыгының бүгенге иртәсе инглиз чәен эчү кагыйдәләре белән танышудан башланды. Укучылар Англиядә чәй эчү гадәтенең барлыкка килү тарихы, чәй сортлары, чәй янына нәрсәләр бирелә – шулар белән танышты
-
Просмотр любимых мультфильмов 29.11.2018

Башлангыч сыйныф укучылары өчен рус телендәге мультфильмнар инглиз телендә күрсәтелде. Укучылар таныш мультфильмнарының инглиз телендәге янгырашын кызыксынып күзәтеп һәм тыңлап утырдылар
-
“Do you know Great Britain?” 29.11.2018

6-8 укучыларыннан торган командалар, Бөекбритания турындагы белемнәрен, “Do you know Great Britain?” дип аталган викторинада катнашып күрсәттеләр. Командалар арасындагы ярыш “Smart pupils” командасының җиңүе белән тәмамланды
-
Карлыгач балалар оешмасына кабул итү 28.11.2018

2 класс укучыларының иң шатлыклы көннәре. Класстагы 17 укучыны “Карлыгач” балалар оешмасына кабул иттек.
















