Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Иртәнге гимнастика 08.02.2023

Гимнастика ясау сәламәтлек өчен бик файдалы. Ул сәламәтлекне генә ныгытып калмый, ә кәефне дә күтәрә, тәртипкә дә өйрәтә. Шулай ук көндәлек гимнастика физик һәм фикерләү сәләтен үстерә, активрак булырга ярдәм итә. Балалар бакчасында иртәнге гимнастика һәрдаим үткәрелә. Балалар күнегүләрне бик теләп башкаралар.
-
7 февраль-Татарстан гербы көне 07.02.2023

Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә. -
Рәсем эшчәнлеге. 06.02.2023

Тема : Хохлома алымын кулланып,кәсә бизәү.
-
Зифаның туган көне. 03.02.2023

Буген бакчабызда кечкенәләр төркеменә йөрүче Зифаның туган көнен билгеләп үттек.Аңа багышлап матур җырлар җырладык,биюләр биедек.
-
2 февраля -День воинской славы России 02.02.2023

-
Кошларга жимнәр салдык. 01.02.2023

Кышкы табигатьне күзәттек,балаларны кошлар тормышы белән таныштырдык.Кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттырдык.Аларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан,җимлекләр элдек һәм җимнәр салдык.
-
Математика эшчәнлеге. 31.01.2023

Максат: балаларны цифрлар белән таныштыруны дәвам итү.Үзлекләреннән кушу,алуга ,арифметик мәсьәләләр төзергә ,чишәргә өйрәтү эшен дәвам итү.Атна көннәрен эзлекле рәвештә атый белергә өйрәтү.Геометрик фигуралар белән таныштыру,геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.Геометрик фигуралардан предметлар ясау күнекмәләрен ныгыту.
-
Аппликация.(Коллективная работа) 30.01.2023

Тема : "Корабли на рейде"
Цель : Закреплять умение детей создавать коллективную композицию.Упражнять в вырезывании и составлении изображений корабля ,передавая основную форму и детали.Воспитывать желание принимать участие в общей работе ,добиваться хорошего качества своего изображения.Развивать воображение.
-
Ирекле рәсем. 27.01.2023

Тема : Ирекле рәсем.
Максат : Балаларның уйлау һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.Кисточкаларны дөрес тотып,төсләрне дөрес кулланып ясарга өйрәтү.
-
Китапханәдә булдык. 25.01.2023

Без бүген китапханәдә булдык.Шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның иҗат юлы белән таныштык.
Шигырьләрен, хикәяләрен укыдык.







