Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән! 01.10.2024

Өлкәннәр көне уңаеннан өйдә кайнар чәйләре, тәмле ашлары белән безне көтеп торучы, яраткан әби-бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга хәерле бәрәкәтле гомер телибез. Без Сезне яратабыз! Бәйрәм белән котлап, нәни кулларыбыз белән,йөрәк җылыбызны биреп матур котлау открыткалары ясадык.
-
"Туп белән уйнаучы кыз" 27.09.2024

Бүген өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әвәләү дәресендә "Туп белән уйнаучы кыз" дип исемләнгән темага пластилин белән туп тотып торучы кызны ясадык. Максат: кеше гәүдәсен ясый белергә өйрәтү,дөрес төсләр сайларга өйрәтү.
-
"Минем тубым" темасына рәсем 25.09.2024

Балаларны кабул итү. Сәламәтлекләрен күзәтү. Килгәндә күзәтәләр буенча әңгәмә кору. Көзне чагылдырган рәсемнәр карау.
Кечкенәләр төркеме белән рәсем дәресе "Минем тубым" темасына рәсем ясадылар. Максат:Төсләр белән танышуны дәвам итү. Түгәрәк формалы предметларны күзәтү, үзлекләрен кабатлау. -
Агачларда сары яфраклар 24.09.2024

Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән рәсем сәнгате белән шөгыль үткәрелде. Ак биттә балалар агачта көзге яфраклар ясадылар. Максат:пумалага буяуларны дөрес сайлап алырга өйрәтү, чиста, пөхтә эшләргә өйрәтү.
-
Дымков уенчыклары белән танышу. 23.09.2024

Балаларны кабул итү. Сәламәтлекләрен күзәтү. Килгәндә күзәтәләр буенча әңгәмә. Иртәнге сәламәтләндерү зарядкасы ясау.
Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән әвәләү дәресе.Дымков уенчыклары белән танышу.
-
"Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" көне 19.09.2024

Бүген бакчабызда "Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" көне узды. Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга һәм аларның әти-әниләренә юлда йөргәндә кагыйдәләре үтәү буенча әңгәмә оештырылды.
-
"Керпегә алмалар ясыйбыз" 18.09.2024

Кечкенәләр төркеме белән "Керпегә алмалар ясыйбыз" темасына рәсем дәресе. Максат:Кисточкага красканы дөрес алырга өйрәтү, төсләр белән танышу, түгәрәк формалы предметларны күзәтү, үзлекләрен кабатлау.
-
Салфетка бизәү 16.09.2024

Балаларны кабул итү. Сәламәтлекләрен күзәтү. Килгәндә күзәтәләр буенча әңгәмә. Иртәнге сәламәтләндерү зарядкасы ясау.
Салфетка бизәү темасына Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән кисеп - ябыштыру дәресе. -
Акция "Сердце для солдата" 13.09.2024

Наши дети присоединялись к патриотической акции "Сердце для солдата", посвящённой в поддержку участников СВО. Эти сердечки для тех, кто находится на передовой и день ото дня геройски стоит на защите рубежей Отечества. Им сейчас как никогда нужна поддержка тех, кого они защищают.
Участники акции уверены, что каждый талисман — оберег заряжен на удачу и только на Победу. Берегите себя и возвращайтесь домой к родным и близким. Пусть вас хранят наши талисманы! -
Яулык бизәү. 12.09.2024

Сәламәтлекләрен күзәтү, сорашу. Килгәндәге күзәтүләре буенча аерым балалар белән әңгәмә үткәрү.Культура-гигиена күнекмәләре һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре формалаштыру. “ Көз күчтәнәчләре” проекты буенча эшләүне дәвам итү.Максат: Балаларның иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.Рәсем сәнгате мәктәпкә әзерлек төркеме. Яулык бизәү. Максат: татар милли орнаменты, бизәкләре белән танышуны дәвам итү; кәгазь битендә дөрес ориентлашу күнекмәсен ныгыту; татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.







