Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
М. Мәһдиев музеена экскурсия/Экскурсия в музей М. Магдиева 02.03.2023

2 марта учащиеся 7Г класса вместе с учителями-предметниками съездили на экскурсию в деревню Губурчак в музей М. Магдиева.
Экспонаты музея рассказывают о детских, юношеских годах будущего писателя. Среди коллекций музея особый интерес представляет уголок родного дома, материалы, связанные с судьбой отца и матери, и рабочая комната писателя в казанской квартире, где он писал свои произведения.
2 нче мартта 7нче Г сыйныф укучылары фән укытучылары белән бергә М. Мәһдиев музеена экскурсиягә бардылар.
Музей экспонатлары булачак язучының балачагы һәм яшүсмер еллары турында сөйли. Музей коллекцияләре арасында туган йорт почмагы, әти-әни язмышы белән бәйле документлар, Казан фатирында язучының эш бүлмәсе укучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Музейның киләчәге якты, матур булсын, фонды тагы да баесын, язучы турында саллырак мәгълүматлар тупланып өйрәнелсен, ул йөргән эзләр суынмасын, кызыксынучылар артып торсын дигән теләктә калабыз. -
Внеурочное мероприятие «Путешествие в царства живых организмов»/«Тере организмнар патшалыгына сәяхәт» дип аталган дәрестән тыш чара 01.03.2023

В рамках недели естественно-географического и историко-обществоведческого цикла в 5А классе прошло внеурочное мероприятие «Путешествие в царства живых организмов».
Учитель: Сабирова А.Р.
Табигать белеме һәм тарихи-җәмгыять белеме фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче А сыйныфында «Тере организмнар патшалыгына сәяхәт»дип аталган дәрестән тыш чара узды.
Укытучы: Сабирова А. Р. -
Cпектакль "Помнить или забыть?"/"Онытмаска иде үткәнне" 28.02.2023

28 февраля в рамках проекта "Пушкинская карта" ученики 9 А и 8Б классов побывали в Районном Доме культуры на спектакле "Помнить или забыть?"
«Помнить или забыть» нацелен на подростковую, молодежную аудиторию.
Перед поколением предстоит важнейшая задача – рассказать подрастающим детям о страшных тяготах Великой отечественной войны, которая унесла миллионы жизней.
Героиня постановки Миляуша даже представить себе нее могла, что ее предки прошли через войну. Память (герой постановки) напоминает ей документальные истории тех лет. Стихотворения поэта-героя Мусы Джалиля усиливают эффект воздействия на юную особу.
Люди должны помнить и передавать молодому поколению, какой ценой досталась им мирное небо.
28 нче февраль көнне"Пушкин картасы" проекты кысаларында 9 А һәм 8 Б сыйныф укучылары "Онытмаска иде үткәнне" дип аталган спектакль карадылар. -
Акция "Широкая Масленица"/"Киң Масленица"акциясе 25.02.2023

С целью популяризации традиционной культуры народов России, активного формирования эстетических вкусов у школьников на основе народной культуры, в школе проходят акция "Широкая Масленица".
#масленицакдш
Россия халыкларының традицион мәдәниятен популярлаштыру, халык мәдәнияте нигезендә укучыларда эстетик зәвыкларны актив формалаштыру максатыннан мәктәптә "Киң Масленица"акциясе уза. -
"Киң Масленица"бәйрәме гөрләп үтте 24.02.2023

23 февраля ученики 1-х классов приняли активное участие на празднике "Широкая Масленица". Ребята участвовали в масленичном хороводе, народных играх, забавах, спортивно-игровых конкурсах.
23 нче февральдә 1 нче сыйныф укучылары "Киң Масленица"бәйрәмендә актив катнаштылар.
Балалар әти-әниләре белән бергә күңелле уеннарда катнашты, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр белән танышты.
Чара ахырында катнашучылар тәмле ризыклар белән сыйланды. -
Ватанны саклаучылар көненә багышланган баскетбол ярышлары 23.02.2023

На соревнованиях по баскетболу, приученных ко Дню Защитника Отечества, команда АСОШ 6 заняла 1 место!
Молодцы! Гордимся вами!
Ватанны саклаучылар көненә багышланган баскетбол ярышларында 6 нчы мәктәп командасы 1 нче урынны яулады!
Афәрин, егетләр! Без сезнең белән горурланабыз! -
Арчаның Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салу 23.02.2023

23 нче февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Арчаның Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Арча 6нчы номерлы урта мәктәбенең 8 б һәм 9 в сыйныф укучылары, хәрби ветераннар катнашты. -
Мөбәрак булсын матур бәйрәмегез! 23.02.2023

23 февраль – туган илне яклап көрәшкән ветераннарны искә алу, геройлар батырлыгын данлау, хәрби хезмәттә булып кайткан һәм бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләрне олылау, хөрмәтләү көне. Шулай ук, үсмерләр һәм кечкенә малайлар өчен дә бәйрәм бу көн, чөнки киләчәктә Ватаныбызны алар саклаячак. Моның өчен, алар чын патриотлар булып үсәргә тиеш. Ә патриотизм ул – туган йортыңа, җиреңә, телеңә мәхәббәт, илеңнең тарихы, героик үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
Ихтирам белән, Арча 6нчы номерлы урта мәктәбе директоры Д.Ф. Мостафин -
Сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт йөзеннән 23.02.2023

Накануне Дня защитника Отечества ученики 5 Б класса поздравили ветеранов Великой Отечественной войны и тружеников тыла с праздником, прочитали им стихи, подарили подарки, они в своих вопросах, обращенных к ветеранам, выразили всю свою боль за их страдания, проявили большой такт и воспитание в общении.
Мы с гордостью можем сказать, что наша история в надежных руках подрастающего поколения, и наша старость будет согрета подобными счастливыми моментами.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 5 Б сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар, аларга шигырьләр укыдылар, бүләкләр тапшырдылар. -
«СалаваTik» төркеменең зур концерты 23.02.2023

22 нче февраль көнне Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбендә «СалаваTik» төркеменең зур концерты узды. Ул Халыкара Туган тел көне кысаларында үткәрелде.
«СалаваTik» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Мондый зур чараның Арча районында узуы юкка түгел. Арчалылар, 2023 елда «Салават күпере» журналына язылу буенча беренче урынны алып, журнал тарафыннан үткәрелгән «Без – беренче» бәйгесендә җиңү яулады. 2023 елның беренче яртыеллыгына «Салават күпере»нә арчалыларның 408е язылган. Бүләккә – «СалаваTik»лардан зур концерт!
«СалаваTikларның концертын, Халыкара Туган тел көнен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган җирендә үткәрү бигрәк тә урынлы. Моннан ике ел элек башланып киткән «СалаваTik» проекты үсеп килүче буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, ана телебезне җырлар аша саклауда һәм өйрәнүдә әйтеп бетергесез зур урын алып тора.
Тамаша залында бер бала да читтә калмады, һәрберсе «СалаваTik»ларга кушылып җырлады. Концерт тамашада балаларның иң яратып тыңлаган популяр татарча җырлары яңгырады.













