Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Палаточный лагерь «Азимут» / Туризм юнәлешендәге «Азимут» лагере 25.06.2021

Сегодня на базе нашей школы начал свою работу палаточный лагерь «Азимут». До обеда ребята активно готовились к Открытию лагеря, которое состоится завтра. А во второй половине дня побывали на интеллектуальном мероприятии "Литературный нон- стоп. Молодежь и книга", организованном и проведённом в Парке Победы. Вечером вожатые организовали для ребят спортивные игры. В конце дня каждый делился впечатлениями о пройденном дне.
Бүген безнең мәктәп базасында туризм юнәлешендәге «Азимут» лагере эшли башлады. Төшкә кадәр балалар иртәгә узачак лагерь ачылышына хәзерләнделәр. Ә көннең икенче яртысында "Әдәби нон-стоп. Яшьләр һәм китап" дип исемләнгән, Җиңү паркында оештырылган чарада катнаштылар. Кич белән вожатыйлар балалар өчен спорт уеннары оештырдылар. Көн ахырында һәркем бүгенге көн турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.
-
Бөек Ватан сугышы башланган көн 22.06.2021

Бүген - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
-
В нашем лагере "Акчарлак" день закрытия смены / Безнең "Акчарлак"та лагерь сменасын төгәлләү көне 21.06.2021

Сегодня, 21 июня, в нашем лагере "Акчарлак" день закрытия смены лагеря. День начался со сбора детей, потом все активно сделали зарядку «Бодрое утро» и станцевали флэш-моб. Далее ребята 1-го и 2 - го отряда поехали в поход на страусиную ферму "Татарский страус". Ребятам очень понравились животные. Кроме страусов, гуляющих свободно, достаточно много других животных: верблюды, лошади, коровы, милые ослики (мальчик и застенчивая девочка), 6 видов кур и петухов (кроме привычных очень оригинальные и необычные), утки, козлята. Все животные ухоженные, чистые, не как на фермах, а как в хороших зоопарках. А в это время другие отряды готовились к концерту в честь закрытия смены лагеря. После обеда состоялось закрытие смены пришкольного лагеря отдыха «Акчарлак». Лагерь- это маленькая жизнь! Всю смену в лагере царило веселье, суета, каждый день был наполнен интересными событиями и мероприятиями. Традиционно на закрытии лагерной смены ребята вспоминают все лучшее, что произошло с ними в течение смены. Программа у нас была достаточно насыщенная. В день закрытия ребята танцевали, пели песни и весело проводили время.
Бүген, 21 июнь көнне, безнең "Акчарлак"та лагерь сменасын төгәлләү көне. 1 нче һәм 2 нче отрядларда тәрбияләнүчеләр "Татар страусы" фермасында булдылар. Балаларга барлык күренешләр дә бик ошады. Башка отрядтагы укучылар лагерьны йомгаклау концертына хәзерләнделәр. Төштән соң «Акчарлак» мәктәп яны ял лагере сменасын ябу булды. Лагерь-ул кечкенә тормыш! Смена буе лагерьда күңел ачу, ыгы-зыгы хөкем сөрде, һәр көн кызыклы вакыйгаларга һәм чараларга бай булды. Гадәттәгечә, лагерь сменасын төгәлләү вакытында балалар алар белән булган күңелле вакыйгаларны искә алдылар. Укучыларыбызга күңелле яллар телибез, сау- сәламәт булыгыз, мәктәп бүлмәләре кабаттан сезне үзендә көтеп кала.
-
Фотоквест 20.06.2021

Буген лагерьда тэрбиялэнуче хэр укучы фотоларда узенен кунелен ачып бирергэ тырышты. Вожатыйлар укучыларнын истэ калган мизгеллэреннэн фотоквест оештырдылар
-
"Акчарлак" лагеренда кече Сабантуй 19.06.2021

Бүген "Акчарлак" лагеренда кече Сабантуй.
Шатлыклар —күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Укучыларыбызның йөзләре шат, күңелләренә дә бик рәхәт. Иртәдән һәрберсе нинди дә булса уенда катнашып, приз отарга исәпли. Тизрәк-тизрәк, калышмаска, Сабантуй мәйданы җитезләрне ярата. -
Укучыларыбыз һәм аларның остазларының хезмэтенә нәтиҗә ясалды 18.06.2021

Бүген районыбыз тормышында истә кала торган, күңелле вакыйгаларның чираттагысы оештырылды. Ел дәвамында белем дөньясында ышанычлы рәвештә, нык адымнар белән атлаган укучыларыбыз һәм аларның остазларының хезмэтенә нәтиҗә ясалды, югары бәя бирелде. Район администрациясе, мәгариф булеге көче белән оештырылган бу чарада Арча 6 нчы мәктәбеннэн 10 укучы, 6 укытучы катнашты. Йолдызлар аллеясы тарих битләренә район буенча бу уку елында ике укучыны теркәде. Әлеге зур бәяне бүген безнең мәктәптән Мостафина Камилә алды. Татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, журналистика өлкәсендә башкарган күпсанлы хезмәтләренең нәтиҗәсе аны беренчеләр рәтенә алып килде. Алдагы елларда белемгә омтылган укучыларыбыз саны артып торсын. Жәйге яллар матур, тыныч үтсен.
-
Йолдызлар аллеясы 18.06.2021

Йолдызлар аллеясы тарих битләренә район буенча бу уку елында ике укучыны теркәде. Элеге зур бәяне буген безнең мәктәптән Мостафина Камилә алды. Татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, журналистика өлкәсендә башкарган күпсанлы хезмәтләренең нәтиҗәсе аны беренчеләр рәтенә алып килде. Мостафина Камилә – Россия Федерациясе халыклары телләрендә фәнни-гамәли конференция һәм укучыларның укуларында призёр, IV Мөхәммәт Мәһдиев укуларында 2 нче дәрәҗә диплом иясе, “Тарих эзләреннән” районара эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә шулай ук 2 нче дәрәҗә диплом иясе, “Казан утлары” журналының “Хәзинә” конкурсының “Поэзия” номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом иясе, “Коррупциягә ЮК дип әйтик” дип исемләнгән эссе республика конкурсында җиңүче, Гариф Ахунов премиясе лауреаты, татар теле һәм татар әдәбияты буенча 9, 10,11 нче сыйныфларда призер һәм җиңүче, “Мин гаиләмне яратам”, “Әниемнең җылы кочагы” район сочинениеләр конкурсы җиңүчесе. 2017, 2018 нче елларда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты, 2021 нче елда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе, VIII Халыкара олимпиада җиңүчесе. Укучыбызның киләчәккә куйган планнары тормышка ашсын , зур уңышлар телибез аңа
-
«Акчарлак» лагеренда экскурсия көне 18.06.2021

Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында. Бүген, 18 июнь көнне, безнең «Акчарлак» лагеренда экскурсия көне. 3 нче һәм 4 нче отрядлар «Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында» булдылар . 1 нче һәм 2 нче отрядлар Җиңү паркына походка китте. Көн яңа ачышлар, хис-кичерешләр, аралашу белән тулы иде.
-
Акчарлак лагеренда Туган тел көне 17.06.2021

Бүген, 17 июнь көнне, безнең «Акчарлак» лагеренда Туган тел көне узды. Балалар Q-кодлар кулланып, квест уздылар. Төштән соң «Дан минуты»дигән чара үткәрелде.
-
В нашем лагере день экскурсии / Безнең лагерьда экскурсия көне. 15.06.2021

Сегодня, 15 июня, в нашем лагере день экскурсии. Как обычно сбор детей начался с 8 утра. По программе была проведена линейка и утренняя зарядка. Потом для 3-его и 4-ого отряда был организован поход в парк Казан су. В парке ребята отдыхали и играли в различные игры. А 1-ый и 2-ой отряд пошли на экскурсию в Арскую пожарную часть. Ребята познакомились с атрибутами пожарной экипировки и узнали много нового. А после обеда вожатые провели беседу «Как уберечь себя от опасностей». Нужно отметить, что день прошел плодотворно и дети получили огромное количество новых ярких эмоций.
Бүген, 15 июнь көнне, безнең лагерьда экскурсия көне. Гадәттә, балалар җыю иртәнге 8 дән башланды. Программа буенча линейка һәм иртәнге зарядка үткәрелде. Аннары 3 нче һәм 4 нче отряд өчен Казан су паркына бару оештырылды. Паркта балалар ял иттеләр һәм төрле уеннар уйнадылар. Ә 1нче һәм 2нче отряд Арча янгын частенә экскурсиягә китте. Балалар янгын экипировкасының атрибутлары белән таныштылар һәм бик күп яңалыклар белделәр. Ә төштән соң вожатыйлар «Үзеңне куркынычлардан ничек сакларга»дигән әңгәмә үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, көн нәтиҗәле узды һәм балалар бик күп яңа эмоцияләр алдылар.













