Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!
Опубликовано: 07.08.2019
Барыбызга да билгеле булганча, инде менә ничә ел рәттән яңа уку елы башланыр алдыннан республикабызда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе бара.
Әлеге акциянең максаты: күп балалаы, аз керемле гаиләләрнең балаларына укучы портфеле әзерләп бирергә ярдәм итү. Шул максатны күздә тотып, 7 август көнне Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенең актлар залында зур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбе, 3нче һәм 4нче номерлы башлангыч мәктәпләреннән дә укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Бәйрәм кунаклары Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфартович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович, Арча мөхтәсибе ярдәмчесе үзәк мәчетнең икенче имамы Мирас хәзрәт укучыларыбызга, ата-аналарга, мәктәп коллективына изге теләкләрен әйттеләр.
Бәйрәм азагында һәр килгән балага укучы портфеле тапшырылды.
https://yadi.sk/d/6hfGZZ7tKkdIjQ Бу сылтама буенча бәйрәм фотоларын алырга мөмкин.
К списку новостей













