Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
04.03.2016

Балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә ачык чара үтте. Балалар үзләрен махсус киемнәр киеп төрле тәҗрибәләр уздыручы галим – тикшерүчеләр урынына куеп карадылар. Чөнки тәрбияче апалар ул көнне балаларга микроскоп астында яран гөл яфрагын карарга тәкъдим иттеләр. Балаларга тәҗрибә уздыру бик ошады. Алар күзәнәк, аның төзелеше; үсемлекләр, агачлар, аларның кешелек дөньясына ни өчен кирәклеген ачыкладылар. Урманнар – “планетабызның үпкәләре”, шуңа күрә аларны сакларга кирәк дигән фикергә килделәр.
-
03.03.2016

Бүген безнең мәктәптә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Гаяз улы Шәйхеразиев һәм Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габдельфарт улы кунакта булдылар.
-
Мәктәпне җыештыру буенча өмә. 02.03.2016

Бүген мәктәпне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары актив катнашты. Мәктәп чистарып, матураеп калды.
-
01.03.2016

Мәктәптә атна саен традицион линейкалар уза.
-
"Бәхетле балачак"
29.02.2016
28нче февральне 5А сыйныф укучылары циркта булдылар. Алар Мәскәү циркының “Зур хайваннар” программасын карадылар. Тамашада катнашкан филләр, мөгезборын, жираф, арыслан, юлбарыслар, маймыллар үзләренең осталыклары белән балаларны шаккатырдылар. Цирк хезмәткәрләренең авыр һөнәрләрен күрделәр. Укучылар үз эшеңне яратып, җиренә җиткереп эшләргә кирәклеген аңладылар.
-
"Сәләмәт тәндә - сәламәт акыл" 27.02.2016

5 б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә Арча боз сараенда тимераякта шудылар. Укучыларның сәламәт булуы безнең төп бурычыбыз булып тора. Бүгенге мизгелләр һәркемнең күңеллендә җуелмас матур хатирәләр булып уелып калсын иде.
-
"Гаилә бәйрәме" 26.02.2016

Беренче класс укучылары әти - әниләре белән бергә класс җитәкчеләре оештырган "Гаилә бәирәмендә" катнаштылар.
-
Флэшмоб "Изгелек кыл" 25.02.2016

Гражданлык - патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында безнең мәктәп волонтерлары "Изгелек кыл" девизы астында флешмоб уздырдылар.
-
Февраль - бәйрәмнәргә бик бай айларның берсе
24.02.2016
Февраль - бәйрәмнәргә бик бай айларның берсе. Ә иң мөһим бәйрәм дип, 23нче февральдә үткәрелә торган Ватанны саклаучылар көне санала. 5нче А сыйныф укучылары да бу матур бәйрәмгә багышлап, “Ягез әле, егетләр!” дигән ярышлар үткәрделәр. Малайларны төрле сынаулар көтте: суган турау, бәрәңге әрчү, вакытка киенү һәм башкалар. Укучылар бөтен ярышны да төгәл, тиз башкардылар. Алар үзләрен киләчәктә дә менә дигән солдат булачакларын расладылар.
-
22.02.2016

20 февраль көнне мәктәпкәчә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм беренче класс укучылары, аларның әти-әниләре, әбиләре белән берлектә районкүләм чаңгы шуу чарасында катнаштылар. Балалар чаңгылар белән килделәр. Ә кайтканда йөзләре шат, күңелләре булган һәм кулларында бүләкләр иде. Ә бүләкләрне районыбыз хакимияте башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәр баланың кулын кысып тапшырган. Балалар бу чарадан бик канәгать булып кайттылар.










