Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 ( 266 ) 267 268 269 270 >>
-
21.10.2016

Мәгарифнең җәмгыятьтә өстенлеген раслау максатыннан Арча муниципаль районы мәгариф үзәге "Ел укытучысы-2016" бәйгесенең зона турын башлап җибәрде. Бүген 5 нче гимназиядә урнашкан зона турында безнең мәктәп данын яклап инглиз теле укытучысы Тихомирова Гөлнар Ахкамовна ачык дәрес һәм мастер класс белән унышлы гыны чыгыш ясады. Алга таба да уңышлар телибез.
-
20.10.2016

19 нчы октябрь көнне мәктәбебезнең педагог-психологы Хакимова Ю.И. яшүсмерләрнең уз-узләрен тәртип бозу сәбәпләрен һәм механизмнарын өйрәнү , педагог-психолог тикшерү үткәрү дигән темалы семинарда булды. Бу семинар психологик яктан тернәкләндерү үзәге“Росток” та узды. Семинарда нинди методикалар, тестлар кулланып була алуы турында бик зур мәгълүмат алынды. Соңыннан мастер-класс булды
-
"Җиһангирлар аллеясы" ачу. 19.10.2016

Безнең мәктәп укучылары район күләмендә уздырылган "Җиһангирлар аллеясы" ачуда актив катнаштылар.Алдан үсентеләр әзерләнде. Чара тантаналы төстә ачылып китте. Соңыннан миләш һәм юкә агачлары утырттылар. Чара бик күңелле узды.
-
Г.Камал театрына сәяхәт 18.10.2016

Без, ягъни, 3 нче мәктәп укытучылар һәм укучылар коллективы Г.Камал театры бинасында уздырылган Татарстанның халык язучысы, Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе , Г.Исхакый исемендәге һәм Г.Державин исемендәге Бөтенроссия әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиевның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби- музыкаль кичәдә булып кайттык.Кичә бик эчтәлекле узды. М.Галиевны Татарстанның күренекле шәхесләре котлады, аның өчен җыр башкарды.
-
Сәламәтлек көне 17.10.2016

Бүген безнең балалар бакчасында сәламәтлек көне иде. Шушы көн уңаеннан физькультура фәне укытучысы тәрбиячеләр белән берлектә "Сәламәтләр илендә" дип исемләнгән чара уздырды.Чара бик күңелле, файдалы узды. Балалар хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар.
-
15.10.2016

15 октябрь көнне педагог-психолог 6 “А” классында “Кем булыйм?” темасына КВН үткәрде. КВН ның төп максаты балаларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итү. Төрле һөнәрләр турында слайдлар күрсәтелде, укучыларның иҗади сәләтен үстерү буенча күп эшләнелде. Шулай ук класста балаларда бер-берсен хөрмәт итү, дуслык һәм җаваплылык хисләре тәрбияләнде.
-
Диагностик тест. 14.10.2016

Арча педагогия кәллияте укытучылары белән берлектә мәктәптә укучылар арасында диагностик тест уздырылды.
-
13.10.2016

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз район күләмендә оештырылган ГТО нормаларын тапшыру чарасында катнашып призлы урыннар яуладылар.Котлыйбыз аларны!
-
"Көзге ГТО" тапшыру көне 12.10.2016

Бүген стадионда безнең мәктәп укучылары өчен "Көзге ГТО нормаларын" тапшыру көне булып узды.Балалар бик актив катнаштылар.
-
"Тамчы шоу"да катнаштык. 12.10.2016

Бәйгеләрнең берсе- "ТНВ" каналында уздырыла торган "Тамчы шоу" интеллектуаль -күңел ачу бәйгесе.Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән дә 6 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Тапшыруда катнашу өчен тырышып әзерлек эшләре алып барылды.Дөресрәге, балалар кызыклы фәннәр дөньясына чумдылар.Бәйге бик файдалы һәм күңелле үтте.Балалар рәхмәт хатлары, грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнеп күтәренке кәефләр белән кайтып киттеләр.










