МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Яңа ел тәрәзәләре"
23.12.2020
Районда "Яңа ел тәрәзәләре"дигән акция үткәрелә.Шул хөрмәттән безнең мәктәпнең балалары тәрәзәләрне бик матур итеп бизәргә тырыштылар,бу бер генә класста түгел барлык классларда шул ук эш башкарылды.Тәрәзәләр тыштан ук яңа ел килгәнен белдереп күңелгә ямь өстәп тора.
-
Яңа ел килә! 22.12.2020

Иске Кырлай мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәменә теләп әзерләнәләр, кабинетларны матур итеп бизәделәр, кул эшләнмәләре дә ясап алып килделәр.
-
"Кошларга ярдәм итик" 21.12.2020

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. "Кошларга ярдәм итик" дигән тема астында укучыларны мәктәбебебездә "кошлар тормышы" белән таныштырдык. Һәрбер укучы кошларга җимлекләр ясарга вәгъдә бирде. -
Котлыйбыз!!! 19.12.2020

Башлангыч профсоюз оешмалары арасында даими спорт ярышлары булып тора.17 нче декабрь көнне мәктәбебезнең 4 укытучысы: Гыйләҗиев Х.Р., Ситдиков А.Г., Гарипова Л.Н., Шәрәфиева Г.З.- өстәл теннисы һәм бадминтон ярышларында катнаштылар. Аларның һәркайсы мәктәбебезгә призлы урыннар алып кайтып, коллективыбызны сөендерделәр. Аларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
18.12.2020

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбенең Иске Кырлай филиалында шөгыльләнүче балаларның декоратив -гамәли сәнгать (бисереплетение) һәм музыка (синтезатор) түгәрәкләре буенча күрсәтмә чыгышлары булды. Түгәрәктә шөгыльләнүчеләр кулы белән әзерләнгән чәчәкләр күргәзмәсе, укучыларның синтезаторда башкарган көйләре кураторлар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Мәктәбебез Яңа елга әзерләнә башлады... 16.12.2020

Мәктәбебез Яңа елга әзерләнә башлады...Территория,кабинет,коридорлар бик матур итеп бизәлде.
-
«Единое федеральное тестирование учащихся по тематике БДД» 15.12.2020

Сегодня в 8-9 классах было проведено федеральное мероприятие «Единое федеральное тестирование учащихся по тематике БДД».Основной целью Тестирования является: проверка у обучающихся общеобразовательных организаций теоретических знаний и практических навыков безопасного поведения в транспортной среде, формирование и развитие комплексной системы профилактики детского дорожно-транспортного травматизма, развитие интеллектуально-творческого потенциала и личной ответственности за соблюдение правил дорожного движения, развитие у обучающихся образовательных организаций компетенций, связанных сприменением ПДД, а также негативного отношения к нарушителям ПДД.
-
Яңа ел эшләнмәләре 14.12.2020

Яңа 2021 нче ел якынлаша. Мәктәбебездә- бәйрәм рухы. Шушы уңайдан Яңа ел эшләнмәләренә конкурс оештырылды. Укучылар берсеннән берсе матур, кулдан ясалган эшләнмәләрен алып килделәр. Алардан күргәзмә оештырылды.
-
Всероссийский экологический урок 12.12.2020

Сегодня в нашей школе прошел Всероссийский экологический урок по теме "Дружи с заповедными островами"
-
12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституцияссе көне
11.12.2020
12нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан, мәктәбебезнең башлангыч классында "РФ Конституциясе көне белән танышабыз" дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрелде. Укучылар Конституция- дәүләтнең төп законы , анда кагыйдәләр язылган булуын, үзләренең хокуклары, бурычлары, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр.


















